Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Яңа Элмәле авылында яшәүче Любовь Портнова шәл бәйләргә ярата

Яңа Элмәледә яшәүче Любовь Портнова кунакка барганда, "бүләккә нәрсә алып барыйм икән", дип, бер дә аптырамый, чөнки аның һәрвакыт запаста үзе бәйләгән шәле бар. Кулыннан эш килгән, тырыш кешеләр кайда да югалып калмый, һәрвакыт үзенә шөгыль таба. Любовь Ивановна яшьли чигәргә өйрәнә, әле хәзер дә заманча төзелгән матур зур йортларында...

Яңа Элмәледә яшәүче Любовь Портнова кунакка барганда, "бүләккә нәрсә алып барыйм икән", дип, бер дә аптырамый, чөнки аның һәрвакыт запаста үзе бәйләгән шәле бар.

Кулыннан эш килгән, тырыш кешеләр кайда да югалып калмый, һәрвакыт үзенә шөгыль таба.

Любовь Ивановна яшьли чигәргә өйрәнә, әле хәзер дә заманча төзелгән матур зур йортларында аның яшь чагында чиккән әйберләре саклана. 30 ел элек чиккән мендәр тышлары гына да нәрсә тора! Хуҗабикә бүген дә аларны кидереп куйган, аллы -гөлле чәчәкләрнең төсе бер дә югалмаган.

-Элек бик күп чигә идем, -ди озак еллар мәктәп ашханәсендә аш пешерүче булып эшләгән Любовь Ивановна.-Хәзер инде күзләр дә начар күрә, аның модасы да узды.

Шулай да кул эшенә өйрәнгән якташыбыз тик кенә утырырга яратмый, буш вакытында ыргак белән төсле-төсле шәлләр бәйли. Быел гына да җиде шәл бәйләгән, берсен бер атна дигән дә төгәлли, аларны туганнарына, дусларына бүләккә тарата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев