Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы укучылары быел 70 тонна макулатура җыйганнар

Район мәктәпләрендә укучы 2200 бала быел 70 тонна 687 килограмм макулатура җыйган, шуның 33 тоннадан артыгын хәзерләүчеләргә тапшырып, 145 мең сумга якын керем алганнар. Җыелган макулатура бер укучыга уртача 32 килограмм туры килә.

Түбән Кәминкә укучылары икенчел чимал җыюда аеруча нык тырышканнар, аны 4 тонна 550 килограмм ук туплаганнар, 43 укучыга уртача 105 килограмм ук туры килә. Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты һәм Туймәт мәктәбе укучылары бер балага уртача 57 килограмм макулатура җыйганнар. Ә менә икенче Чирмешән мәктәбе укучылары әлеге алдынгылардан нык калыша, биредә укучы 145 бала нибары бер тонна 654 килограмм кәгазь җыйган. Бу бер укучыга бүлеп исәпләгәндә 11 килограмм гына тәшкил итә.

-Укучылар тырышлыгы белән 4 тоннадан артык пластик шешә дә җыелды. Бу бер укучы ике килограммга якын пластик шешә тапшырган дигән сүз. Беренчедән, мәктәпләргә өстәмә керем булса, икенчедән, табигатебез күпме чүп-чардан арынды, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова.

Бәркәтә укучыларының һәрберсе уртача 6 килограмм тирәсе пластик шешә җыйган, барлыгы - 422 килограмм. Лагерка мәктәбе укучылары алардан бераз гына калыша (бер укучыга – 5,53 кг). Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты һәм Туймәт мәктәбе укучылары пластик җыюда да сынатмаганнар – ул бер укучыга уртача 5 килограммнан артыграк туры килә. Ә менә Иске Элмәле, беренче, икенче Чирмешән мәктәпләре укучылары исәбендә бу төр чимал бөтенләй аз (бер укучыга – 0,60 кг).

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев