Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән лицее укучылары тыл хезмәтчәне турындагы истәлекләр белән таныштылар

Район үзәк балалар китапханәсендә “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел” исемле социаль-гуманитар проект кысаларында “Сугыш - минем гаиләм язмышында” темасына дәрес-хатирә узды.

Чирмешән лицееның 6 сыйныф укучылары тыл хезмәтчәне Фатыйма Иктисамованың (инде мәрхүмә) кызы Флюра Минхәерова белән очраштылар. Кунак укучыларга әнисенең үзе язган шигырьләрен укыды, аның тормыш юлы белән таныштырды. Китапханәче Гөлнур Ашрапова әзерләгән презентация аның чыгышын тагын да тулыландырды.

Туймәттә туып үскән Фатыйма апа сугыш елларында тракторда эшли. Ул бу еллар турында үз куллары белән язып калдырган хатирәләр дәфтәре һәм шигырьләре Туймәт мәктәбе музеенда саклана. Болар киләчәк буын өчен зур байлык, әлеге дәрестә хатирәләрдән өзекләр дә укылды.

Бер гаилә тарихы балаларга авыр сугыш елларын, тылдагы тормышны күз алдына китерергә мөмкинлек бирде.

Укучылар бу темага китап күргәзмәсе һәм гаилә архивында сакланган фотолар белән дә таныштылар.

фото: cheremshan.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев