Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән елгасында балыкчы баткан

Узган атнада коткаручыларга районда эш күп булды.

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында янгын  чыккан. Гадәттән тыш хәл урынында районның барлык коткару хезмәтләре эшләде.

Бәхеткә, бу уен гына, ул гражданнар оборонасы буенча Гомумроссия күнекмәләре кысаларында уздырылды. Әмма барысы да тормыштагы кебек булды. Йорт-интернатта тәрбияләнүчеләрнең барысын да эвакуацияләделәр.

Районда узган команда-штаб өйрәнүләрен Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш  хәлләр баш идарәсе начальнигы урынбасары Игорь Драгунов җитәкчелегендәге группа күзәтте.

Өйрәнүләр иртәнге сәгать сигездә район гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы белән башланып китте. Шул көнне иртәнге сәгать 6да Чирмешәндә бер шәхси йортта африка чумасы “ачыкланды”. Район ветеринария хезмәтләре аны ничек юк итүне оештыруларын практик эштә  күрсәттеләр. “Авыру” дуңгызны яндырдылар, барлык таләпләр буенча дезинфекция чаралары да уздырылды.

Җиңел автомобиль һәм автобус катнашында килеп чыккан “авариядә” машина йөртүче һәм автобустагы ике пассажир зыян күргән, автомобиль пассажиры үлгән. Авария турындагы хәбәр 112 номеры аша җиткерелде. Бу гадәттән тыш хәл вакытында барлык коткару хезмәтләре дә үз бурычларын төгәл үтәделәр. Янгын сүндерүчеләр ут капкан автомобильне сүндереп, зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм хезмәтләренә тапшырдылар. ЮХИДИ хезмәткәрләре авария сәбәпләрен өйрәнделәр.

Чирмешән елгасында “баткан” балыкчыны су төбеннән Лениногорск шәһәреннән килгән водолазлар алды. Бу объектта да җаваплылар үз бурычларын төгәл үтәде. Гомумән алганда, гражданнар оборонасы буенча  уздырылган күнекмәләргә тикшерүчеләр яхшы бәя бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев