Чирмешән егетләре контракт буенча ике ел хезмәткә дә риза
Безнең районда

Чирмешән егетләре контракт буенча ике ел хезмәткә дә риза

1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариатына бу чакырылышта районнан 28 никрутны хәрби бурычын үтәргә җибәрү планы йөкләнгән.

Беренче төркем октябрь ахырларында юлга кузгалачак. Бүген егетләр медицина комиссиясе узалар. Алар арасында бер ел срочный хезмәтне ике еллык контракт буенча хезмәткә алмаштырырга теләк белдерүче райондашларыбыз да бар. Бүген районнан 61 ир-егет килешү буенча хезмәт итә.

Автор фотосы

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев