Район үзәк больницасына өр-яңа “Форд-Транзит” автомашинасы кайтты. “Ашыгыч ярдәм” хезмәте өчен ул бик ипле, кирәкле транспорт, ди белгечләр.
-Менә бүген иртән Урманасты Үтәмештән авыр хәлдәге пациентны алып килдек. “Ашыгыч ярдәм”нең иске машинасы юлда ватылган, ярый әле авыруны китереп җиткерә алды. Кеше гомере бит, монда яхшы, ышанычлы техника кирәк, - ди район үзәк больницасы баш табибының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Рафик Хәйдәров.
Рафик Габдрахман улы әйтүенчә, “Ашыгыч ярдәм”нең өч машинасы да “картлар”, 9-11 еллыклар. Шуның өчен яңа “Форд” бик вакытлы кайткан. Яңа машинаны республикадан биргәннәр, әле номерлары да алмаган.
.jpeg)
-Бу машинада, искитмәле, эш өчен нәрсә кирәк – барысы да бар. Планшетына кадәр куйганнар. Бу - эшне ансатлаштыра, мисал өчен, машинадагы ЭКГ аппаратына төшереп, без мәгълүматларны шунда ук Интернет аша табибларга җибәрә алабыз. Димәк, авыруга тиешле беренче ярдәмне тизрәк күрсәтергә була, - ди “Ашыгыч ярдәм” хезмәте фельдшеры Пелагея Квакова.
.jpeg)
Тиздән район үзәк больницасына әле тагын бер яңа машина кайтырга тиеш икән.
.jpeg)
Автор фотосы
Нет комментариев