Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән автоинспекторлары салкында юлда калган якташыбызның машинасын кабызып биргәннәр

Кичен апасы белән Күтәмә авылына барырга чыккан Лашман авылы кешесенең юл чатында автомашинасы сүнә. Машина кабынмый, караңгыда туктаучы юк, өстәвенә, урамда 30 градус суык. Әле ярый  шул вакытта яннарына ЮХИДИ машинасы килеп туктый.

-Полиция хезмәткәрләре хәлебезне белештеләр һәм ярдәм тәкъдим иттеләр. Аларның автомашинасы аккумуляторына тоташып машинаны кабыздык. Бер таныш булмаган кешеләрнең шулай булышуына күңел булды. Соңыннан аларның   юл инспекторы Сергей Барабашкин һәм полиция хезмәткәре Фәнис Зыяков икәнлекләрен белдем. Егетләргә бик зур рәхмәт, эшләрендә уңышлар телим, юлларда бәла-казасыз йөрсеннәр, - ди машина йөртүче Рәфис Лотфуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев