Чирмешән районы автоинспекторлары “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнендә “Автоледиларга – чәчәкләр” профилактик акциясе үткәрделәр.
Традиция буенча, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары машина йөртүче гүзәл затларны туктатып, бәйрәм белән котладылар, чәчәкләр һәм яктылык кайтаручы элементлы жилетлар бүләк иттеләр. Акция барышында, инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең кирәклеген дә аңлаттылар.

Нет комментариев