Әлеге уку йортында быел 200 дән күбрәк студент белем алачак. Беренче курска 60 егет һәм кыз кабул ителгән. Алар авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечләре, автомеханиклар һәм аш пешерүче-кондитерлар һөнәрләрен өйрәнәләр.
Техникумда, капиталь ремонтан соң, укучылар, укытучылар, мастерлар өчен уңай шартлар булдырылган, кабинетларда, остаханәләрдә заманча җиһазлар урнаштырылган.
-Студентларыбыз арасында чирмешәнлеләр генә түгел, күршеләр - Шентала, Нурлат, Әлмәт районнарыннан килеп укучылар да шактый, - ди укыту – методик эшләр буенча директор урынбасары Елена Емельянова. - Уку елы башлануына карамастан, әле бүген дә безгә килүчеләр бар.
Читтән килеп укучылар өчен техникумның үз тулай торагында ремонт ясалган, студентлар өчен барлык уңай шартлар тудырылган.
Фото архивтан
Нет комментариев