Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Безнең Чирмешән” игълан иткән фотобәйгенең җиңүчесе билгеле

Хөрмәтле якташлар, безнең “Әнием янәшәсендә” дигән фотобәйге төгәлләнде. Бер ай дәвамында редакциягә килгән фоторәсемнәрне район газетасының “ВКонтакте” төркемендә урнаштырып бардык.

Инде нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Иң күп лайкны (306) Туймәттән Зәйтүнә әби Гыматдинованың кызы һәм оныклары белән төшкән фоторәсеме җыйды, әлеге фотога карата комментарийлар да күп булды.

Чирмешәннән Дарья Плотникова – Малешинаның кызы Мария белән бергә төшкән фоторәсеме дә безнең якташларны битараф калдырмаган, алар хисабында 31 комментарий.

Район газетасы редакциясе жюрие да Дарья Плотникованы җиңүче дип таныды. Ул фотобәйгенең положениесе нигезендә безнең сайтта туганнарына, якыннарына юбилейлары һәм башка бәйрәмнәр уңаеннан бушлай бер тапкыр котлау урнаштыра ала. Әлеге мөмкинлектән Зәйтүнә апа да файдаланырга хокуклы.

Район газетасы редакциясенә әлеге бәйгегә барлыгы 37 фото килде. Кызганыч, аның өчесе, мәгълүматлары  күрсәтелмәү сәбәпле, безнең “ВКонтакте” төркемендә басылмады. Барлык фоторәсемне безнең сайтта http://nashcheremshan.ru/photo/ryadom-s-mamoy-niem-yanshsend-fotore фотогалерея бүлегендә күрергә мөмкин.

Бәйгедә катнашкан һәркемгә рәхмәт. Шуны да ассызыклау кирәктер, фотолар җибәрүчеләр арасында Әккәрәй авылында яшәүчеләр аеруча күп булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев