Атлар узышын – яңа урында
Быел район Сабан туенда ат чабышларын да күзәтеп булачак. Моның өчен узыш юлы ясыйлар. Чабышка бик уңайлы урын табылган - Сабан туе узучы парк - стадион белән Чирмешән арасындагы куаклыклар янәшәсендә, аланлыкта инде тракторлар да эшли. - Бу 830 метр озынлыктагы юлга балчык, ком, комлы - гравийлы катнашма да түшәләчәк,...
Быел район Сабан туенда ат чабышларын да күзәтеп булачак. Моның өчен узыш юлы ясыйлар.
Чабышка бик уңайлы урын табылган - Сабан туе узучы парк - стадион белән Чирмешән арасындагы куаклыклар янәшәсендә, аланлыкта инде тракторлар да эшли.
- Бу 830 метр озынлыктагы юлга балчык, ком, комлы - гравийлы катнашма да түшәләчәк, - ди муниципаль район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов.Кайбер башка җирләрдәге кебек, узыш әйләнеп чабу - круг буенча барачак.
Чабышларны, ат узышын Сабантуй башланырга бер сәгать кала үткәрү планлаштырыла. Атларыгыз әзерме?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев