“Алдынгылар вакыты” яшьләр автобусы Чирмешәндә тукталды
“Алдынгылар вакыты” яшьләр автобусы туры кысаларында “Алдынгылар хәрәкәте” балалар һәм яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар командасы безгә дә килде.
Алар районда бер көн эшләделәр, район балалар сәнгать мәктәбендә район үзәгендәге, авыллар мәктәпләре һәм Чирмешән аграр техникумы студентлары белән очраштылар. Чарада 300 яшь кеше катнашты. Көннең беренче яртысында авыллар мәктәпләре яшүсмерләре, ә икенчесендә район үзәге уку йортлары укучылары чакырылды.
Яшьләр инициативасын хупларга район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова да килде.
- Сезгә сәләтегезне ачарга, үзегезне күрсәтергә зур мөмкинлекләр ачыла. Бу эштә без сезгә ярдәм итәргә әзер, - диде Надежда Габдерәшит кызы.
Балаларга “Алдынгылар хәрәкәте” бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр оешмасының төбәк бүлеге советы рәисе Тимур Сөләймановның видео сәламләвен дә җиткерделәр.
- Актив булыгыз, без сезнең теләкләрне һәм идеяләрне тормышка ашырырга булышабыз. Кызыклы һәм файдалы эш белән шөгыльләнегез, - диде ул.
Чарага килгән укучыларны хәрәкәтнең төп юнәлешләре, эшчәнлеге, шулай ук республикада һәм илдә яшь буынны үстерү, хыялларны тормышка ашыру өчен булдырылган мөмкинлекләр белән таныштырдылар.
Казаннан килгән модераторлар яшүсмерләрне төркемнәргә бүлеп уеннар оештырдылар, һәр мәйданчык үзенең комикс героен – бәхетле яшүсмернең прототибын булдырды.
“Алдынгылар хәрәкәте”нең төп миссиясе гади һәм аңлаешлы: Россия белән бергә, кешелекле, бердәм, хәрәкәттә һәм беренче булу. Моны һәр яшь кеше аңларга тиеш.
- Бүгенге көндә районның барлык мәктәпләрендә дә хәрәкәтнең башлангыч бүлекчәләре ачылды. Чараларда катнашучы яшь чирмешәнлеләр саны көннән-көн арта. Балалар инициативасын, иҗатын хуплаган мондый чаралар аларга бик ошый, - диде “Алдынгылар хәрәкәт”нең җирле бүлекчәсе Советы рәисе Гөлшат Җамалтдинова.
Яшьләргә мавыктыргыч чара оештырган кунакларыбызга экскурсияләр оештырылды. Алар туган як тарихы музеенда, мемориаль үзәктә, Геройлар аллеясында булдылар.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев