Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

"Ак калфак"ның Чирмешән оешмасы җыелышында йон да эрләделәр

“Ак калфак” татар хатын – кызлар оешмасы район бүлегенең еллык эшенә нәтиҗә ясау утырышына Түбән Кәминкә авылындагы “Ак калфак” оешмасы бүлекчәсе хатын-кызлары үзләре чиккән алъяпкычлардан килгәннәр. Чарага килүчеләрне җыр-биюләр белән каршы алдылар. Кул эшләнмәләрен шунда ук оештырылган күргәзмәгә дә куйганнар, “бәйрәмгә килдек”, - дип эшсез дә утырмадылар, берсе бәйли, икенчесе йон эрли, өченчесе чигә... Унлап кеше, һәрберсенең үз эше. Башка бүлекчәләр дә үзләренең иҗат эшләре белән мактандылар.

Татар халкы элек-электән бик тырыш, чиста, пөхтә халык буларак билгеле. Элек кич утырып, аулак өйләрдә кул эшләре белән юанганнар. Тормышка чыкканда үзләренә кирәкле әйберләрне, мендәр тышларын, сөлгеләрне, пәрдәләрне  теккәннәр, чиккәннәр, бәйләгәннәр.

Хатын-кызларының  күлмәкләре дә төрле бизәкләр белән чигелгән булган, ә инде ак канатлы чигелгән  алъяпкыч аерым урын алган.

-“Ак калфак”ның төп бурычы - яшь буынны милли рухта тәрбияләү, чаралар аша татар телен үстерү, югалган һөнәр, йола, гореф-гадәтләрне тормышыбызга кире кайтару, - диде үз чыгышында  "Ак калфак"ның район бүлеге рәисе Гөлгенә Харисова.

Очрашуда катнашкан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Шәүкәт Гатин да туган телне саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуы  турында сөйләделәр, аеруча моңа  әти-әниләр җаваплы, һәр татар баласын милләтпәрвәр шәхес итеп тәрбияләргә  кирәк, диделәр.

Бүгенге көндә, яшерен-батырын түгел, балалар рус теллегә әйләнеп бара. Аларны кайберәүләр, татар телен яхшырак өйрәнсеннәр, дип  авылларга да, әби-бабайлары янына кайтаралар, әмма балалар картларны русчага өйрәтеп китәләр. Өлкәннәр дә, телләрен сындыра-сындыра, “чит тел” дә сөйләшә.

Утырышта чыгыш ясаган район үзәгендәге балалар бакчаларының татар теле укытучылары мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә эшчәнлекләре  турында хисап тоттылар.

Без күпмилләтле районда яшибез һәм, билгеле, татар сабыйлары белән рус, чуаш, мордва, үзбәк, әрмән балалары да бер төркемгә  йөри. Шулай булуына карамастан, бакчаларда милли тәрбия читкә этәрелми. Татар телен өйрәтү белән беррәттән, балаларны гореф-гадәтләр, матур йолалар, милли бәйрәмнәр белән дә таныштыралар.

“Ак калфак” бүлекчәләре районның һәр авылында бар диярлек. Кайберәүләре бик актив эш алып баралар. Төрле чаралар, бәйрәмнәр оештыралар,  район күләм чараларда да  актив катнашалар. Бүген бу турыда да сөйләделәр. Әйтик, Лашманда “кара” мунчада казлар өмәсе үткәргәннәр, ә Югары Кәминкәдә балалар белән бергә табигать кочагында миннек бәйләгәннәр...

Җыелышта ел дәвамында актив эш алып баручыларны да бүләкләделәр, киләсе елга бурычлар билгеләделәр.

Автор фотолары

Күбрәк фото: "Ак калфак"ның Чирмешән оешмасында - йомгаклау җыелышы (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев