25 еллык Югары Кәминкә мәдәният йортында капиталь ремонтка керештеләр
Безнең районда

25 еллык Югары Кәминкә мәдәният йортында капиталь ремонтка керештеләр

Югары Кәминкә авылы мәдәният йортына төзүчеләр килгән, капиталь ремонт өчен бинаның эчендә сүтү эшләрен башлап җибәргәннәр дә.

- 25 ел хезмәт иткән бу мәдәният йортын эчтән дә, тыштан да яңартырга планлыйбыз, - ди район мәдәният бүлеге начальнигы Рузилә Минхәерова.

Бинаның идәннәре, түшәмнәре, стеналары шомарачак, ишек-тәрәзәләр алмаштырылыр, электр һәм җылылык, су  үткәргечләр яңартылыр, канализация дә ясалачак. Түбәне төсле профнастил белән ябып, стенаны да тышларга планлыйлар.

фото: Кадыйр Гомәров

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев