Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Югары Кәминкәдә, 50 елдан соң, сыйныфташлар кабат күрешкән

Югары Кәминкә мәктәбен 1972 елда тәмамлаган егет һәм кызлар, бүген инде чәчләргә чал кергән апалар-абыйлар, сыйныфташлар очрашуына җыелдык.

50 ел элек безгә – 38 укучыга соңгы кыңгырау чыңлаган иде. Бу очрашуга утызау җыела алдык, кызганыч, алты сыйныфташыбыз инде якты дөньяда юк.

Үзебезгә үзгәрмәгән кебек булсак та, кайберләребез бер-беребезне танымыйча, карашып та тордык. Ә инде аннан соң кочаклашу, сөйләшү рәхәтлеге, андагы хисләрне сүзләр белән генә аңлатып булмый. Бер-бер артлы хатирәләр яңарды, сөйләшеп сүзләр бетмәде.

Хәзер инде без укыган тар коридорлы агач мәктәп тә, бәләкәй генә спорт залы да юк.

Без заманча төзелгән, ике катлы, якты, матур, яңа мәктәпкә җыелдык, аның кабинетлары буенча экскурсиядә булдык. Андагы экспонатларны, җиһазларны күреп шатландык. Заманы өчен без укыган мәктәп тә бик күркәм һәм бай иде. Мәктәбебез гомер-гомергә данлы булды.

Очрашу табынын бу чарада катнаша алмаган остазларыбыз, сыйныфташларыбыз рухына дога кылып башладык. Бирегә килгән һәркем үзе, гаиләсе, тормышы турында сөйләде, мәктәп елларындагы истәлекләр яңарды, 5-6 сәгать вакытның узганын сизми дә калдык. Тагын өч елдан кабат очрашырга сүз куешып таралыштык.

Авыру-сырхауларын онытып, эш-мәшәкатьләребездән арынып, ярты гасырлык очрашуга килергә мөмкинлек тапканбыз икән, димәк, бер-беребезне сагынганбыз, юксынганбыз. Очрашуга кайткан сыйныфташларга зур рәхмәт. Ә иң олы рәхмәтләребез авылыбызда яшәүче дустыбыз, сабакташыбыз Рәйсә Ризвановага. Ул бу бәйрәмнең инициаторы, безнең тәкъдимнәрне кабул итеп, көчен, вакытын кызганмыйча, табын әзерләүдә үзеннән аерым өлеш кертте. Шулай ук очрашуны оештыру эшләрен үз өстенә алган сыйныфташыбыз Фәрит Әхмәтвәлиевка да зур рәхмәт.

Кабат очрашулар насыйп булсын, сабакташлар!

Мәйсәрә Закир кызы Вафина-Сәйфиева. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев