Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Түбән Кәминкәдән Фаил Гафиятуллинны район газетасына фотокорреспондент итеп тә чакырганнар

Мин район газетасын “Ленин юлында” исеме белән басылган чагыннан укыйм, инде 35-40 еллап аның белән хезмәттәшлек итәм.

“Безнең Чирмешән”нең юбилее якынлашкан көннәрдә, газетага мәкаләләр яза башлавыма сәбәпче булган вакыйга искә төште. Элек тә газетада алдынгы колхозчылар, механизаторлар, сыер савучылар, гомумән, авылларның кызыклы кешеләре, үрнәк гаиләләр турында мәкаләләр еш басыла иде. Шуларны укып утырганда, безнең – Түбән Кәминкә авылында да андый  кешеләр күп бит, башкалар да белсен алар хакында, дип кулыма каләм алдым. Язмам газета битендә басылып чыкты, тарихка кереп калды.

Дөрестән дә, мәкалә язу өчен җирлек бар иде, тирә-юньгә күңел биреп кара да, яз гына, язма геройлары синең янәшәңдә үк.

Авылыбызда бик уңган, булган өч бертуган Гомәр, Минсәгыйрь, Мингаяз Хөснулланнар (инде мәрхүмнәр) хәтердә. Алар буш вакытларында аучылык һәм балыкчылык белән шөгылләнделәр. Бер елны Гомәр абзый бүре атып кайткан, аны карарга авыл халкының яртысы ук җыелгандыр. Мин моны фотога төшереп район газетасына хәбәр җибәрдем. Шуннан соң газетаның ул вакыттагы редакторы Әсхәт абый Сөләйманов мине фотокорреспондент итеп үзләренә эшкә дә чакырды. Дөрес, эшкә бармадым, шулай да безнең аралар өзелмәде, хезмәттәшлекне дәвам иттек, авылыбызның уңганнары, булганнары, көрәшчеләре турынды язып тордым.

Районга барганда редакциягә дә кереп чыгарга вакыт табарга тырыштым. Ул елларда редакция партия район комитетының элеккеге бинасында урнашкан иде. Типографиягә, газетаның ничек басылганын карарга, кергән хәтердә. Элек газета текстларын, хәрефләрен, берәмләп, кул белән җыя иделәр. Күпме хезмәт... Тимер хәрефләрне карага буяп, станокта бастыра иделәр газетаны.

Хәзер техника заманасы, газета чиста, фоторәсемнәр ачык. Күпләр аны Интернеттан компьютер, телефон аша гына укый, тик газетаны кулга тотып укуга ни җитә!

Газетаның сыйфатлы, эчтәлеге ягыннан бай булуы аның корреспондентларыннан һәм редактордан тора. “Безнең Чирмешән”нең  үзенең каләм осталары Роза Латыйпова, Камил Мәслахов (инде мәрхүмнәр), Рәмзия Долгополова, Гөлсирә Шәрифуллина, Кадрия Гамирова, Марат Гомәров, Евгений Роминнарга штаттан тыш хәбәрчеләр (Түбән Кәминкәдән Дания Әгъзамова, Гайсә Юнысов, Иске Кадидан Әсхәт абый Булатов (мәрхүмнәр), Керкәледән Фәризә Галәүтдинова һәм башкалар) дә ярдәмгә килә. Элек Салих абый Мөхәммәтҗанов, Әсхәт абый Сөләйманов,   Касыйм абый Нигъмәтуллин җитәкләгән район газетасы редакциясендә инде күп еллардан бирле Кадыйр Гомәров уңышлы редакторлык итә. Аның тырышлыгы белән газета республика күләм бәйгеләрдә лаеклы урыннар алды, шул ук вакытта җитәкче үзе дә дәрәҗәле бүләкләр иясе.

Редакция хезмәткәрләренә җиткерергә теләгән фикерем шул: элек район газетасында “Шигъри тәлгәшләр”, “Әдәби сәхифә” дигән рубрикалар бар иде, бәлки аларны  яңартырга кирәктер. Дини темага “Сорау-җавап” сәхифәсенә дә урын бирелсә яхшы була.

90 еллык тарихы булган “Безнең Чирмешән”нең укычылары һәм язылучылары күп булсын, газетаның тиражы артып торсын.

Фаил Гафиятуллин.

Түбән Кәминкә авылы.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев