14 май 2015 яңалыклары
-
Сугыш яшьлегебезне урлады
1945 елның 9 мае исемдә әле. Атка атланган бер малай Лашман урамында "Митингка!" дип чакырып йөрде. Шуннан әниләр авыл Советы бинасы янына киттеләр. Чирмешәннән Мөхәммәтҗанов абый сугыш бетте, дип, Җиңү хакында сөйләргә килгән. Ул вакыттагы хәлләрне сөйләп кенә аңлата торган түгел. Чөнки күп кешенең "кара пичәтле" кәгазе килгән иде бит...
-
Белешмә алмаган чирмешәнлеләргә штраф салына
Санитар - экологик икеайлык барышында районда төзекләндерү кагыйдәләрен бозган йорт хуҗаларына карата 35 беркетмә төзелгән. -Муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия әгъзалары барлык торак пунктларда да булып, чисталыкны тикшерделәр, - ди административ комиссиянең җаваплы сәркәтибе Зөлфия Әхмәтҗанова.- Күпчелек авылларның урамнарында тәртип, чисталык хөкем сөрә. Аеруча Күтәмә, Ульяновка, Әмир авылларын...
-
Әмир егетләренә туган авыл кадерле
Якташларыбыз - Себердә яшәүче эшкуарлар Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар туган авыллары - Әмир исеме язылган стела - аншлагны яңарттылар. Аның төп өлешен авылдашлар үзләренең эш урыннарында - Сургутта ясатып, Әмиргә алып кайтып урнаштырганнар. Якын көннәрдә Себердән тагын бер машина килергә тиеш. Бу юлы ул авылга тимердән ясалган ике күпер-басма алып...
-
Чирмешәндә төзелешләр гөрли
2014 ел йомгаклары буеча Татарстан төбәк башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча беренче урынны яулады. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рейтинг нәтиҗәләре игълан ителгән утырышы 2015 елның 7 маенда булып үтте. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның стратегиясе Татарстанның тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итә. Соңгы биш елда Татарстан иң мөһим социаль - икътисади күрсәткечләр...