Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Шешминка ягындагы юлларны ватып бетерделәр

Без, Шешминка, Ишлинка, Мордва Афонькәсе, Лагерка, Андреевка авыллары халкы, аеруча, шәхси автомобиль хуҗалары бу гаделсезлеккә күз йомып кала алмыйбыз. Юллы булдык дип шатлануыбыз озакка бармады, бу язда авыр йөк ташучы машиналар аны ватып та бетерделәр. Югыйсә, миллионнар түгеп, бу юлны 2013, 2014 елларда гына ясаганнар иде. Яз көне, юллар җимерелү...

Без, Шешминка, Ишлинка, Мордва Афонькәсе, Лагерка, Андреевка авыллары халкы, аеруча, шәхси автомобиль хуҗалары бу гаделсезлеккә күз йомып кала алмыйбыз.

Юллы булдык дип шатлануыбыз озакка бармады, бу язда авыр йөк ташучы машиналар аны ватып та бетерделәр. Югыйсә, миллионнар түгеп, бу юлны 2013, 2014 елларда гына ясаганнар иде. Яз көне, юллар җимерелү куркынычы зур булган вакытка булса да зур йөк ташучы машиналар хәрәкәтен туктатып торырга буладыр бит.
Беренчедән, бу юлдан үткән саен автомобильләребез өчен йөрәк әрни, икенчедән, юл ремонтларга тотылган акчалар кызганыч.
Бу юлдан мәктәп автобуслары да йөри бит, балалар тормышы өчен куркыныч.
Әлеге авылларның барлык машина хуҗалары исеменнән
Николай Степанов.
Ишлинка авылы.
Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Шешминка юллар төзелеше юллар