Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әниемә шигырь бүләк итәм

Рәхмәтләрем сиңа, әнием Якты тормыш миңа бүләк иткән өчен, Җылы куеныңда гына йөрткән өчен, Рәхмәт сиңа, әнкәй, мең-мең рәхмәт! Авырлыклар аша сынауларны җиңеп, Бирешмичә безне кеше иткән өчен. Дөреслекне күреп ялганнарсыз, Туры сүзле була белгән өчен, Рәхмәт сиңа, әнкәй, мең-мең рәхмәт! Гомер юлын ялгышмый үтәрлек Аң-белемнәр, нык тәрбия биргән өчен....

Рәхмәтләрем сиңа, әнием

Якты тормыш миңа бүләк иткән өчен,
Җылы куеныңда гына йөрткән өчен,
Рәхмәт сиңа, әнкәй, мең-мең рәхмәт!
Авырлыклар аша сынауларны җиңеп,
Бирешмичә безне кеше иткән өчен.
Дөреслекне күреп ялганнарсыз,
Туры сүзле була белгән өчен,
Рәхмәт сиңа, әнкәй, мең-мең рәхмәт!
Гомер юлын ялгышмый үтәрлек
Аң-белемнәр, нык тәрбия биргән өчен.
Чык тамчысыдай саф күңелле булган өчен,
Безгә һәрчак изге теләк теләп калган өчен,
Рәхмәт сиңа, әнкәй, мең-мең рәхмәт!
Мәшәкатькә тарсак, төпле киңәш биреп,
Дөрес юлдан безне алып барган өчен.
Төн йокыларын алып сине уяткан өчен,
Борчуларга салып елатканым өчен,
Кичер, әнкәй, зинһар кичер мине.
Авыр сүзләр әйтеп үпкәләткән булсам,
Тыңламаган булсам кайчак синең сүзне.
Синсез, әнкәй, мин бит беркем түгел,
Син булганда гына тыныч җаныма.
Якты кояш булып мәңге яшә,
Мәңге бул син минем янымда!
Әнисә БАҺМАНОВА,
Кара Чишмә авылы.
Әнкәйләрнең кадерен белик
Әй, әнием, мине үстергәндә
Күпме күз яшьләрең түгелде.
Туып-үсеп, кеше булуыбыз
Синең батырлыгың түгелме?!
Зур тәрбия, игътибарың өчен
Гомерем буе бурычлы сиңа.
Авырлыкларга да бирешмәдең
Хөрмәт итәм сине мин шуңа.
Кайчагында искә төшеп ала
Бик күңелле, шаян балачак.
Син пешергән тәмле-тәмле ашлар
Һәрчак күңелемдә калачак.
Озак күрми торсам сине, әни,
Бик сагынам, күңел боега.
Синең хәер-догалардан башка
Яши алмам кебек тоела.
Әнкәйләрнең кадерен белик, дуслар,
Бик зур хөрмәт күрсәтик шулай.
Бәхет, шатлык, исәнлек һәм саулык
Насыйп итсен аларга Ходай.
Ришат ИЛАЛОВ,
Кара Чишмә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әниләр көне шигырь