Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Истәлеккә

Ривкать Билсур улы Талиповка багышлана. Ир-егеткә нәрсә тиеш - Барсын эшләп өлгердең. Утырттың агачларын да, Өй төзеп ул үстердең. Имән кебек ике улың Үзең кебек булдыклы. Ничек тормышлар көтәргә, Үрнәгең булды ныклы. Әти-әни хакы диеп, Нигезеңнән китмәдең. Безне - туган-тумачаны Бер дә читкә типмәдең. Насыйп ярың бик пар булды: Аңлашып...

Ривкать Билсур улы Талиповка багышлана.

Ир-егеткә нәрсә тиеш -
Барсын эшләп өлгердең.
Утырттың агачларын да,
Өй төзеп ул үстердең.
Имән кебек ике улың
Үзең кебек булдыклы.
Ничек тормышлар көтәргә,
Үрнәгең булды ныклы.
Әти-әни хакы диеп,
Нигезеңнән китмәдең.
Безне - туган-тумачаны
Бер дә читкә типмәдең.
Насыйп ярың бик пар булды:
Аңлашып яшәдегез.
Көләч йөз белән ачылды
Һәрчак ишекләрегез.
Иртәрәк киттең, туганым,
Гөрләтеп яшәр чакта.
Йөрәк янганнан язылды
Бу шигырь синең хакта.
Мөслимә Ибраһимова-Шакирҗанова.
Лашман-Яр Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Яр Чаллы Ривкать Талипов шигырь