Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Искәндәр дус эреләнмәде

Күптән түгел хезмәттәшебез, бергә гомер иткән чордашыбыз - Искәндәр Хафиз улы Җиһаншинны соңгы юлга озаттык. Мин аның белән 30 елдан артык күрешеп, аралашып яшәдем. Чирмешән шәһәр түгел, кемнең ничек яшәве, тормышы барысының да диярлек күз алдында. Әмир авылында туып үскән Искәндәр дусның бик яхшы ягы бар иде - ул гомере...

Күптән түгел хезмәттәшебез, бергә гомер иткән чордашыбыз - Искәндәр Хафиз улы Җиһаншинны соңгы юлга озаттык. Мин аның белән 30 елдан артык күрешеп, аралашып яшәдем.

Чирмешән шәһәр түгел, кемнең ничек яшәве, тормышы барысының да диярлек күз алдында. Әмир авылында туып үскән Искәндәр дусның бик яхшы ягы бар иде - ул гомере буе кешеләргә ярдәмчел булды, олыларны олылый белде, кечене кече итте. Үзенә үтенеч, гозер белән килгәннәргә булышырга тырышыр иде мәрхүм. Вафат булганнарны җирләүдә дә ул алдан йөрүчеләрнең берсе иде. Андый вакытта кирәкле техникасын, кирәк-яракны юллауда Искәндәрнең күпләргә ярдәме тигәндер.
Бездә шулай бит, кайберәүләр җитәкче кәнәфиенә утырса, бик тиз үзгәреп китеп, русчалап әйткәндә "пуп земли"га әверелә. Тирә-яктагыларны күрми башлый, кешеләр белән эре-тере сөйләшә. Җирне тоймый, "күктә йөри" башлый. Ә менә Искәндәр, җитәкче кеше булса да алай эреләнмәде. Соңгы елларда район хәзерләүләр конторасында хезмәт куйган якташыбыз белән үз коллективында да олылап, ихтирам итеп сөйләштеләр. Үз урынында уен-көлкене кыстырып сөйләшү осталыгы да Искәндәр Хафиз улын хөрмәтле итте. "Юморной" кеше дә иде ул.
Адәм баласының дөньяда гомер кичерүе бер мизгел генә. Сәламәтлеккә туймаган Искәндәр шуны белеп яшәде бугай. Дөрес, ул да әүлия булмагандыр. Арабыздан тагын бер яхшы кеше китте - монысы хак. Урыны оҗмахта булсын.
Гомәр Шарапов,
Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан