Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әнисез – бик кыен

Кайгы - хәсрәт агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, диләр. Дөрестән дә шулай. Түбән Чегодай авылында яшәүче Дәүләтшиннар гаиләсенә ике ел элек зур кайгы килә - 7 яше дә тулмаган Айгөл әнисез кала, Фәнис хатынын югалта. Бүген Айгөлгә ана назын әбисе Рәсимә бирә. Фәнис белән Айсылуның гаилә тормышы бик матур...

Кайгы - хәсрәт агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, диләр. Дөрестән дә шулай. Түбән Чегодай авылында яшәүче Дәүләтшиннар гаиләсенә ике ел элек зур кайгы килә - 7 яше дә тулмаган Айгөл әнисез кала, Фәнис хатынын югалта. Бүген Айгөлгә ана назын әбисе Рәсимә бирә.


Фәнис белән Айсылуның гаилә тормышы бик матур башланып китә. Алар төп йортта әти-әниләре белән яшиләр. Бәхетләрен тагын да тулыландырып кызлары Айгөл туа. Тик бу бәхетле көннәр озакка бармый, Айсылу авырый башлый. Чире көннән-көн көчәя бара. Якыннары аның гомерен саклап калу өчен бөтен көчләрен куялар: больницадан - больницага йөртәләр, бик кыйммәтле дарулар сатып алалар. Көнаралаш Бөгелмәгә барып, авыруның канын чистарттырырга туры килә.

-Яшәргә, кызына ана назы биреп үстерергә теләде Айсылу, язмаган шул, 29 яшендә гомере өзелде. Айгөл әнисенең үлемен авыр кичерде. Элегрәк әнисенең бөтен фотоларын яшереп куйган идек. Хәзер инде язмышына буйсынды. "Әбием, мин бары сезнең белән генә яшим", - ди. Безгә шул баланы үстереп аякка бастырырлык исәнлек кенә бирсен Ходаем, - ди инде 68 яшен тутырган Рәсимә апа.

...Айсылу көндәлек алып барган. Ул үзенең хис-кичерешләрен, әйтә алмаган уйларын шигырь юлларына салган. 54 битле бу көндәлекне күз яшьләреннән башка укып булмый.

Айгөл дә әнисе кебек үк шигырьләр яза. Матур җырлый да, бик үткен кыз.

- Әле әни турында шигырь язмадым, бәйрәмнәргә багышлап язылганнары гына бар, - ди Айгөл.

Ул быел 3 класста укый. "1-2 классларда дәреслектә әниләр турында язылган җөмләләрне укымаска тырыштык. "Әни" сүзен ишетүгә аның күзләренә яшь килә иде", - ди укытучысы Лилия Хожаева.

Кадрия ГАМИРОВА.
Түбән Чегодай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән гаилә