Чирмешән яшьләре журналист булырга хыяллана
Без, 11нче сыйныф укучылары, уку елының беренче айларыннан ук бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә башладык. Инде киләчәк һөнәрләребез хакында да җитди уйланырга вакыт җитте.
Мин үзем алдагы тормышымны журналистика, телевидение өлкәсе белән бәйләргә ниятлим. Әлеге һөнәрне якыннанрак "күрү" өчен Казанда яшьләр өчен оештырылган телевидение һәм кино сәнгате буенча визуаль иҗат фестивалендә...