Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән районының Яңа Элмәле авылыннан 9 кыз сугышта катнашкан

Минем бабам Митрофан Никифорович Никифоров фронтка 1943 елның июнендә китә. 1893 елда туган Яңа Элмәле егете сугышка кадәр колхозда хезмәт куя, ә сугышта исә Икенче Украина фронтында сапер була. 1944 нче елның апрелендә яраланып, ул госпитальгә эләгә, соңрак госпитальне немец авиациясе бомбага тота. Бабам Львов шәһәре янындагы туганнар каберлегендә җирләнгән.

Митрофан Никифоровичның кызы – Ольга Митрофановнаны – минем 1923 елгы әнине армиягә 1943 елның июлендә алалар. Киевтагы өч айлык өйрәнү курсларыннан һәм присяга кабул иткәннән соң, 1943 елның 19 декабрендә аны Икенче Украина фронтына җибәрәләр. Ул хәрәкәттәге армиянең 85 нче һава күзәтү, хәбәр бирү һәм элемтә аерым батальонында күзәтүче һәм разведчик-элемтәче булып хезмәт итә, Украина, Белоруссия, Польша, Румыния, Венгрия, Чехословакия җирләрен узып, Җиңүне Братиславада каршылый. Туган якларына 1945 елның августында гына кайта.

Сугыштагы хәрби казанышлары һәм күрсәткән батырлыклары өчен, Ольга Митрофановна «Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Сугыштан соң ул авылга кайтып колхозда эшләде. Әнием 1991 елның апрелендә гүр иясе булды.

Ольга Николаевадан (Митрофановадан) кала, Яңа Элмәледән тагын 7 кыз фронтка алынган: Мельникова (Кузнецова) Зинаида Ильдимировна – радистка; Вяткина (Сидуллина) Нина Синдимировна – элемтәче; Семенова Екатерина Ивановна – шәфкать туташы; Павлова (Романова) Пелагея Юсуповна – радистка; Вяткина (Петрина) Сайрук Елифановна, Паймухина (Редюкова) Пигебия Редюковна; Митрюкова Хрбиге Утривановна – алар барысы да күзәтүче-элемтәчеләр булалар.

Бөек Ватан сугышыннан соң кызлар барысы да туган якларына исән-сау кайталар. Хәрби хезмәтләре өчен алар бүләкләргә лаек булганнар.

Галина Николаева.

Яңа Элмәле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев