Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

2015 ел шатлыклы вакыйгалар белән истә калды

Әле генә 2015 елны каршылаган идек, инде менә 2016га аяк бастык. Үткән ел безнең күңелләрдә шатлыклы вакыйгалар белән генә истә калды. Ирем Әсхаткә 75 яшь тулды, юбилеена Коръән ашы уздырдык. Үземә 9 майда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көнне 70 яшь булды. Балалар, туганнар җыелып аны да билгеләп үттек....

Әле генә 2015 елны каршылаган идек, инде менә 2016га аяк бастык. Үткән ел безнең күңелләрдә шатлыклы вакыйгалар белән генә истә калды.

Ирем Әсхаткә 75 яшь тулды, юбилеена Коръән ашы уздырдык. Үземә 9 майда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көнне 70 яшь булды. Балалар, туганнар җыелып аны да билгеләп үттек. 9 май безнең гаилә өчен һәр елны икеләтә бәйрәм. Сугыштан яраланып кайткан әтиебез Хатыйп Гатинны искә алабыз. Ул 77 яшенә кадәр яшәп, 1984 елда үлде. Үзенең вафатыннан соң гына Кызыл Йолдыз ордены кайтты.
Илләребездә тынычлык булсын, сугышлар кабатланмасын иде, дип теләп, бүгенге тормышыбызга куанып яшибез. Йорт тутырып маллар, кош-корт асрыйбыз. Балаларыбызны гел шатланып каршы алабыз.
Быел тагын бер күңелле вакыйга булды - кызыбыз кияүгә чыкты. 2014 елда оныгыбыз өйләнгән иде, Ходай язса, 2016да карт әби, бабай булачакбыз. Бала туу һәр гаилә өчен зур шатлык.
Без үзебез гаиләдә 8 бала үстек, кызганыч, ике туганыбыз якты дөньяда юк инде. Алты кыз туган очрашып-күрешеп яшибез. Әле менә декабрь аенда гына Роза апаның оныкчыгы туды. Яшәүчедәге төп йортыбыз да ябылмаган, энемнең улы яңа өй җиткереп шунда яши. Үзебез инде әби-бабай булсак та, төп йорт сагындыра.
Безнең буын кешеләренә тормыш авырлыкларын күп күрергә туры килде. Шуңа бүгенге җитешлеккә, һәр туган көнгә куанып яшибез.
Оркыя Харрасова.
Кармыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатлар Кармыш авылы 2015 ел

2
X