Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Зират – изге урын

    Каберлекләр белән булган мәсьәләләр динебез Исламда зур игътибарга ия. Алар хакында кешеләрдән күп сораулар ишетергә туры килә, шуларның кайсыберләре: "зиратта нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсә ярамый?", "кабер ташының зурлыгы никадәр булырга тиеш?" һәм "хатын-кызларга зиратка керү ярыймы, әллә тыелганмы?". Бу сораулар иң киң таралганнары һәм мин аларга хәзер җавапларын бирергә...

    Каберлекләр белән булган мәсьәләләр динебез Исламда зур игътибарга ия. Алар хакында кешеләрдән күп сораулар ишетергә туры килә, шуларның кайсыберләре: "зиратта нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсә ярамый?", "кабер ташының зурлыгы никадәр булырга тиеш?" һәм "хатын-кызларга зиратка керү ярыймы, әллә тыелганмы?". Бу сораулар иң киң таралганнары һәм мин аларга хәзер җавапларын бирергә тырышырмын.

    Беренчедән, каберлек өстендә нәрсә эшләргә ярамый? Мөселман зиратында һәм аның тирәли җирлегендә алкоголь эчемлекләрне алып килү яки эчү, тәмәке тарту, сүгенү, начар сүзләр сөйләү, каберлекләр өстенә агачлар утырту, кабер ташларына таяну яки өсләренә утыру һәм каберлекләрне җыештырып, карамыйча, шапшаклыкта тоту катгый тыела.
    Икенчедән, кабер ташлары хакында. Асылында динебез буенча бу ташлар безгә җир астында ятучы кешенең исемен, туып дәфен кылынган вакыт мәгълүматларын гына җиткерергә тиешләр. Ләкин заманыбызда халык дини кануннардан качып, зиратка дөньяны кертә башлады - каберлекләр әкәмәт зурлыкта, затлы һәм кыйммәтле ташлардан, зур-зур сурәтләр ясап, кабер каршында мавзолейдагы шикелле калын чылбырдан җыелган чардуганнар куялар.
    Бу барысы да татар халкы арасында таралган традицион Ислам диненә туры килми. Чөнки иске каберлекләрне карасаң, анда мондый артыклык һич юк. Шул сәбәптән, безнең якларда дин буенча ташның зурлыгы ул терсәк яки терсәк-ярым биеклектә кыйммәтле булмаган бернинди сурәтсез таш. Ә чардуганга килсәк, ул да шулай ук бизәксез, гади рәвештә ясалган булырга тиеш. Без, кешеләр, каберлекләргә килеп, бер-беребездән арттырырга гына тырышабыз, ә бит зират ул үлемне искә ала торган урын.
    Өченчедән, хатын-кызның зиратка йөрүе дөресме, әллә юкмы? Бу халкыбызда бик киң таралган сорау, муллаларның күбесе бу сорауда икегә бүленәләр, берәүләре ярый ди, икенчеләре тыя. Шул сәбәптән, дин күзлегеннән карасак, хатын-кызга мәетне озатып бару кирәкмәс, ләкин соңрак, мәет күмелгәч, хатын-кызның йомшак йөрәге кайгыдан соң азрак җиңеләйгәч, зиратка килгәләсә буладыр. Анда килеп кабер өстендә елый башласа өенә кайтсын, чөнки кабер өстендә елау ир-атка да, хатын-кызга да - зур гөнаһ.
    Хәбир хәзрәт Ханов,
    Чирмешән мәчете имамы.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: