Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Йомырка кабыгын ашлама буларак ничек кулланырга?

Тавык йомыркасы, һичшиксез, файдалы, туклыклы һәм тәмле ризык. Һәрбер гаиләнең дә диярлек көндәлек рационында бар ул. Йомырканың тагын бер яхшы ягы - ул бик шәп ашлама. Ул грунтның уңдырышлылыгын арттыра дип санала. Көнбатыш илләренең күбесендә бу практика күптән бар. Йомырка кабыгы төрле файдалы микроэлементларга, ә иң мөһиме - кальцийга бик...

Тавык йомыркасы, һичшиксез, файдалы, туклыклы һәм тәмле ризык. Һәрбер гаиләнең дә диярлек көндәлек рационында бар ул. Йомырканың тагын бер яхшы ягы - ул бик шәп ашлама. Ул грунтның уңдырышлылыгын арттыра дип санала. Көнбатыш илләренең күбесендә бу практика күптән бар.


Йомырка кабыгы төрле файдалы микроэлементларга, ә иң мөһиме - кальцийга бик бай. Үсемлекләр аны тиз һәм җиңел үзләштерә, бу тавык организмында барган синтезга бәйле. Бакчачыларның күбесе аны түтәлләрнең туфрагын яхшырту өчен файдалана. Кабыкны өй алдында урнашкан клумбаларга сибәргә дә мөмкин, моның өчен, рәхмәт йөзеннән, алар шаулап-гөрләп чәчәктә утырыр.


Йомырка кабыгының составы


Йомырка кабыгындагы матдәләрнең күбесе - үсемлекләр әйбәт үссен өчен бик әһәмиятле роль үти. Шулай ук грунтның уңдырышлылыгын гына арттырып калмыйча, аның структурасын да яхшырта, кислоталылыгын киметә. Йомырка кабыгындагы кальций карбонаты - бакча өчен иң файдалы ашлама. Шулай итеп, тавык йомыркасы составының 95% кальций алып тора. Бүдәнә йомыркасында ул 92%. Калган органик микроэлементлар: магний (0,65%), калий (0,11%), фосфор (0,13%), тагын күкерт, алюминий, тимер. Кабыкның составы тавыкның нинди сорттан булуы һәм нәрсә белән туклануына да карый. Сүз уңаеннан, галимнәр дәлилләвенчә, йомырка кабыгының көрән төстәгесе агына караганда калынрак, шуңа күрә аңарда кальций да күбрәк икән.


Гөлләргә дә файдалы


Яз килүгә кешеләрнең организмында авитаминоз - ягъни витамин җитми башлый. Өйдә үсүче гөлләрдә дә шундый ук хәл. Шуңа аларның күбесен, бигрәк тә язгы чорда, ашламалар белән тукланлыру кирәк. Чәчәк һәм гөл үстерүчеләрнең күбесе, аларны туклыклы грунтка утырттым да - эш бетте, дип уйлый. Бу алай түгел. Андый гөлләр дә, инде ике айдан ук, өстәмә тукландыруга мохтаҗ. Югыйсә, үсемлекләрнең яфраклары саргая, алар үсми, кайвакытта хәтта очлары бөгәрләнеп килергә дә мөмкин.

Кальций җитмәү билгеләре:


- Үсемлекнең тамыры үсми, формалашмый;
- Яфраклары бөгәрләнеп килә;
- Яфракларда көрән таплар бар.


Әлбәттә, үсемлекләргә ашламаны махсуслашкан кибетләрдән дә сатып алырга мөмкин. Әмма чәчәк үстерүчеләрнең күбесе халык арасында киң таралган методларны, бу очракта, йомырка кабыгын куллана.


Кабыклы төнәтмәне ясау өчен 5 йомырка кабыгына (пешкән түгел, нәкъ менә чи йомырка кабыгы кирәк) 3 литр кайнар су кушасы, өстен каплап, өч көнгә караңгы урынга куярга кирәк. Мондый төнәтмәне ясау бер дә авыр түгел, ә пальма, петуния кебек чәчәкләр сезгә рәхмәт кенә әйтәчәк.

Ашлама булудан тыш, йомырка кабыгын дренаж итеп тә кулланып була. Ул суны да яхшы үткәрә, үз чиратында гөлне файдалы матдәләре белән дә тукландырып торачак. Моның өчен гөл савыты төбенә ике сантиметр биеклектә изелгән йомырка кабыгы салып калдырырга кирәк.


Үсентеләр өчен контейнер-ашлама


Йомырка кабыгын хәтта үсентеләр тартмасы итеп тә кулланып була. Аны утырту процессыннан алып, үсентене туфракка күчергәнче файдаланырга ярый. Моның өчен йомырканың бер башын бераз гына ватып, кабыкка энә яки кечкенә кадак белән тишекләр тишәргә кирәк (бу һава йөрсен өчен), шуннан соң әлеге мини-тартмаларга туфрак тутырып, орлыкны утыртасы гына кала. Мондый нәни контейнерлар кыяр, помидор, борыч һәм башка үсентеләр өчен менә дигән!


Шулай ук йомырка кабыгын үсентеләрдә еш кына була торган "кара тәпи" ("черная ножка") дип аталучы биктерияле чирдән саклану өчен дә кулланалар. Моның өчен кабыкны итттарткыч яисә кофетарткыч ярдәмендә ваклап, үсентеләр утыртылган туфрак өстенә сибәргә кирәк.

Үсентеләрне утырткач йомырка кабыгын ашлама итеп тә кулланырга мөмкин. Ул үсемлекнең формалашуына ярдәм итә, тамыр системасы үсешендә матдәләр алмашын яхшырта. Мисал өчен, кальций җитми торган томатларның яфраклары коела башлый, җимешләре кара таплар белән каплана. Бу очракта, һичшиксез, йомырка кабыгын ашлама итеп кулланырга кирәк.


Кайсы яшелчәләр йомырка кабыгын яратмый?


Фасоль, борчак, яфраклы кәбестә, шпинат, ташкабак, бакча җиләгенә исә йомырка кабыгын ашлама итеп куллануыгыз бер дә ошамаячак.


Туфракның кислоталылыгын ничек тикшерергә һәм аны киметеп буламы?


Җирнең кислоталылыгын, әлбәттә, төрле агрохимик лабораторияләрдә тикшереп була, тик бу мәшәкатьле һәм чыгымлы эш. Туфракның серкәлелеген үзлектән дә тикшерергә мөмкин. Моның өчен гап-гади шешә генә кирәк. Шешәнең биштән ике өлешенә туфрак тутырырга, ярты бал кашыгы порошоксыман акбур һәм биштән өч өлешенә су салырга. Шуннан соң шешәнең башына резин имезлек (соска-пустышка) киертеп куярга да өч минут дәвамында яхшылап болгатырга кирәк. Акбур белән туфрак реакциягә кереп, нәтиҗәдә, шешәдә углекислоталы газ барлыкка киләчәк. Шул рәвешле шешә эчендәге басым өскә менә башлый, имезлек зуррак булып тулган саен - туфрак шулкадәр кислоталы дигән сүз.


Җирнең серкәлелеген киметү өчен бер метр квадрат грунтка ярты кило кальций карбонаты кирәк. Туфрак бик тә кислоталы икән, шул ук үлчәмдәге грунт бер килограмм кальций карбонатына мохтаҗ. Менә сезгә йомырка кабыгының тагын бер файдасы.


Бакчадагы корткычлардан котылу


Йомырка кабыгын аю чикерткәсе (медведка) һәм кәбестә күбәләгенә (капустница) каршы көрәш чарасы итеп тә файдаланалар. Бәрәңге, лалә, нәркиз һәм башка суганчалы һәм бүлбеле үсемлекләрнең арасына сыек май белән изелгән кабыктан торган катнашма казып салсагыз, аю чикерткәсе уңышыгызны юкка чыгарудан туктар.


Кәбестә күбәләгенә дә, кабык сибелгән түтәлләрдә, йомырка салып, үрчүдән баш тартырга туры киләчәк. Бу очракта ул кабыкны - башка ишләренең нәсел дәвамчылары дип уйлаячак.


Шулай итеп, әлеге гап-гади, әмма файдалы һәм, иң мөһиме, арзан ашламаны курыкмыйча яшелчә һәм чәчәк бакчаларында кулланырга мөмкин. Тагын бер уңай ягы - аның тирә-юньгә бернинди зыяны да юк.


Рания САДЫЙКОВА әзерләде

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/66069-yomyirka-kabyigyin-ashlama-bularak-nichek-kullanyirga?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X