Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Ышанычсыз телефон”

Хокук саклау органнары һәм массакүләм мәгълүмат чараларының акча күчерүне сорап шалтыратучы яки SMS-хәбәр җибәрүче билгесез кешеләргә ышанырга ярамавы турында гражданнарны даими рәвештә кисәтеп торуларына карамастан, телефонлы аферистлар халыкны алдауларын дәвам итәләр. ТР буенча ЭЭМ мәгълүматларына караганда, август аенда гына да республикада шундый 20 җинаять теркәлгән. Дүрт хатын-кызга, улыгыз авариягә эләкте...

Хокук саклау органнары һәм массакүләм мәгълүмат чараларының акча күчерүне сорап шалтыратучы яки SMS-хәбәр җибәрүче билгесез кешеләргә ышанырга ярамавы турында гражданнарны даими рәвештә кисәтеп торуларына карамастан, телефонлы аферистлар халыкны алдауларын дәвам итәләр.


ТР буенча ЭЭМ мәгълүматларына караганда, август аенда гына да республикада шундый 20 җинаять теркәлгән.

Дүрт хатын-кызга, улыгыз авариягә эләкте дип шалтыраталар һәм акча сорыйлар. Әлеге хатын-кызларның барысы да таләп ителүче сумманы (1-18 мең сум) терминал аша күчерә. Ә ике хатын-кыз "Ауди" автомобиле оттыгыз дигән ялган хәбәргә ышанып, комиссия түләүләренә дип акча күчерә. Аларның берсе - 7 мең, икенчесе 30 мең сумнан артыграк акчасыннан "колак кага".

Банк карточкагыз блокировкаланган дип акча сорау ысулы да популярлаша бара. Ай башыннан алып республикада шундый 10 факт теркәлгән.

Банк хезмәткәрләре беркайчан да клиентларга акча күчерүне яки телефон буенча шәхси мәгълүматлар - карточка номеры, "интернет-банкинг" хезмәтенә пин-код яисә пароль сорап шалтыратмыйлар. Әгәр дә сезгә шундый үтенеч белән шалтыраталар икән, димәк, алар - мошенниклар. Аферистлар юкка гына акчаны урамдагы терминаллар аша күчерүне сорамыйлар, болай эшләгәндә акча санаулы минутлар эчендә күчә һәм аны кире кайтарып булмый.

Билгеле инде, һәркем бәлагә тарыган якынына ярдәмгә ашыга, ләкин акча бирер алдыннан бер мизгелгә генә уйланыгыз - кемгә һәм нәрсә өчен түлисез? Бу бит бик ансат, бары якыныгызга бер шалтырату таләп ителә.

Мошенниклар алдау схемаларын елдан-ел камилләштерәләр. Полиция ярдәмгә килергә һәрчак әзер, ләкин хокук бозуларга каршы иң нәтиҗәле көрәш - гражданнарның хокукый грамоталылыгы һәм уяулыгы. Әгәр дә сез яки якыннарыгыз мошенниклар корбаны булсагыз, яки сезгә карата законсыз гамәлләр планлаштырылганын сизсәгез, кичекмәстән якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез.

Наталья
Поликарпова,

Россия ЭЭМ "Чирмешән" муниципальара бүлеге начальнигы
урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешђн телефонлы аферистлар