Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ятим балалар өчен, Татарстан милке буларак, 251 торак бинасы алыначак

4 августка 105 торак бинасы республика милке буларак сатып алынган һәм, найм килешүләре буенча, ятим балаларга бирелгән. (Казан, 5 август, "Татар-информ"). Татарстан милке буларак 251 торак бинасы сатып алып, ятим балаларга яшәү урыны буларак тапшыру өчен, Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы торгларының бердәнбер катнашучысы - Дәүләт торак фонды белән...

4 августка 105 торак бинасы республика милке буларак сатып алынган һәм, найм килешүләре буенча, ятим балаларга бирелгән.
(Казан, 5 август, "Татар-информ"). Татарстан милке буларак 251 торак бинасы сатып алып, ятим балаларга яшәү урыны буларак тапшыру өчен, Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы торгларының бердәнбер катнашучысы - Дәүләт торак фонды белән контракт төзелгән. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында республика киңәшмәсендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов җиткерде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәргән.
Фролов сүзләренчә, 4 августка 105 торак бинасы республика милке итеп сатып алынган һәм торак фонды найм килешүләре буенча, ятим балаларга бирелгән. 11 торак бинасы буенча сатып алу алды әзерлеге бара, тагын 135е төзелеп бетмәгән йортлардан сайланган.
Фролов әйтүенчә, 2017 елга аерым категориядәге гражданнарның торак шартларын яхшыртуга бүленгән бюджет акчалары кысаларында 159 гаиләне: 49ы күп балалы - биш һәм аннан да күбрәк балалары булган; 61 яшь гаиләне һәм 2015 - 2020 елларга максатчан федераль программа буенча 49 гражданны тораклы итү каралган.
4 августка 50 күп балалы гаиләгә сертификатлар рәсмиләштерелгән, бүгенге көндә 7 документ буенча эш гамәлгә ашырылган.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/05/145799/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined