Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Янмаска һәм батмаска

Һава температурасының артык югары торуы сәбәпле, республикада янгынга каршы гадәттән тыш режим кертелә. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясенең видеоконференция режимындагы чираттагы утырышында бу хакта әлеге комиссиясенең рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары Әсгат Сәфәров хәбәр итте. Бу көннәрдә торак пунктларда, урманнарда, кешеләр күп була торган...

Һава температурасының артык югары торуы сәбәпле, республикада янгынга каршы гадәттән тыш режим кертелә.


Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясенең видеоконференция режимындагы чираттагы утырышында бу хакта әлеге комиссиясенең рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары Әсгат Сәфәров хәбәр итте.

Бу көннәрдә торак пунктларда, урманнарда, кешеләр күп була торган урыннарда, шулай ук урып-җыю вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәүгә аерым игътибар бирелергә тиеш. Шул уңайдан муниципаль районнарның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссияләре, урман хуҗалыклары, эчке эшләр министрлыгы бүлекләре, медицина һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре алдына конкрет бурычлар куела.

Утырышның көн тәртибендәге икенче актуаль мәсьәлә - су объектларында кешеләрнең үлемен булдырмау.

Үткән шимбә-якшәмбе көннәрдә генә дә республикада суда коенган вакытта - 12, ә коену сезоны башланганнан бирле 52 кеше һәлак булган. Безнең районда быел сулыкларда, шулай ук янгын вакытында да кешеләрнең үлеме булмады, ләкин бу тынычланып калырга ярый дигән сүз түгел. Халык, бигрәк тә балалар арасында аңлату эшләрен активрак үткәрергә, кешеләр күпләп ял итә торган елга һәм буалар тирәсендә полиция һәм җәмәгатьчелек вәкилләренең кизү торуын оештырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Гадәттән тыш хәлләр