Янмаска һәм батмаска
Һава температурасының артык югары торуы сәбәпле, республикада янгынга каршы гадәттән тыш режим кертелә.
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясенең видеоконференция режимындагы чираттагы утырышында бу хакта әлеге комиссиясенең рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары Әсгат Сәфәров хәбәр итте.
Бу көннәрдә торак пунктларда, урманнарда, кешеләр күп була торган...