Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Узган елда Татарстанда даруларга бәя 3 процентка арткан

Республикада бәя үсеше Россия белән чагыштырганда түбәнрәк. (Казан, 2 март, «Татар-информ», Эмма Ситдикова). Узган ел Татарстанда даруларга бәя 3 процентка үскән, Россия буенча исә үсеш - 5 процент. Бу хакта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева республика фармацевтика оешмаларның узган елга йомгак ясау утырышында хәбәр итте. Аның сүзләренчә,...

Республикада бәя үсеше Россия белән чагыштырганда түбәнрәк.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Эмма Ситдикова). Узган ел Татарстанда даруларга бәя 3 процентка үскән, Россия буенча исә үсеш - 5 процент. Бу хакта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева республика фармацевтика оешмаларның узган елга йомгак ясау утырышында хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 2016 елда бер кеше уртача 7789 сумлык дару кулланган, ә Россия Федерациясендә бу күрсәткеч - 7717 сум. «Үзебездә чыккан фармацевтик продукцияне куллану арта. Татарстанның үз дару җитештерүчеләре булганга күрә, аңа өстәмә хак зур түгел. Кулланучылар аны югары булмаган бәягә алырга мөмкин», - дип белдерде Ф.Яркәева.

Республиканың сәламәтлек саклау министр урынбасары әйтүенчә, узган елда даруханәләр саны арту тукталган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined