Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Төп проблема - юллар

"Халык контроле" бүлегендә безнең районнан 26 дәгъва теркәлгән, соңгысы - Лашман авылыннан. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы бу бүлек интернетта райондашларыбыз арасында да популярлаша бара. Аеруча соңгы вакытта мөрәҗәгать итүчеләр арткан. Лашманда яшәүчеләрне авылга керүче юлның бик начар хәлдә булуы борчый. Кармышлылар да "Халык контроле"на юлларның начар булуыннан...

"Халык контроле" бүлегендә безнең районнан 26 дәгъва теркәлгән, соңгысы - Лашман авылыннан.

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы бу бүлек интернетта райондашларыбыз арасында да популярлаша бара. Аеруча соңгы вакытта мөрәҗәгать итүчеләр арткан.
Лашманда яшәүчеләрне авылга керүче юлның бик начар хәлдә булуы борчый. Кармышлылар да "Халык контроле"на юлларның начар булуыннан зарланып хат язганнар. Бүген бу ике мөрәҗәгать тә җаваплы министрлыкларга тикшерүгә җибәрелгән.
"Чирмешәннең Совет урамында, почта бүлегеннән алып элеккеге май-сыр заводына кадәр арада яктырткычлар янмый", диелгән тагын бер хатта. Шунда ук "гариза хәл ителгән", дип тамга да куелган. Әмма дәгъва белдерүче якташыбызны бу җавап канәгатьләндермәгән, "Ике баганада ут яна, калганнарында юк", дип язып куйган.
Якташларыбыз район үзәгендә транспорт чараларының тизлеген киметү өчен ясалма күтәртмәләр ("лежачий полицейский") алдында кисәтү юл билгеләре кирәклеге турында да язганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined