Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Сыйфатсыз төзелгән йортны кабул итмәскә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны социаль ипотека буенча торак төзелеше мәсьәләсе борчый. Үткән шимбә көнне ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында булган киңәшмә барышында бу хакта шактый озак сөйләштеләр. Президент ипотека буенча төзелгән, төзелә торган йортларда сыйфатка да игътибар җитмәвен белдерде. "Нәкъ менә төзелешнең сыйфаты буенча мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр күп, -...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны социаль ипотека буенча торак төзелеше мәсьәләсе борчый.


Үткән шимбә көнне ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында булган киңәшмә барышында бу хакта шактый озак сөйләштеләр. Президент ипотека буенча төзелгән, төзелә торган йортларда сыйфатка да игътибар җитмәвен белдерде. "Нәкъ менә төзелешнең сыйфаты буенча мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр күп, - диде Миңнеханов, һәркемнең үз эшендә җаваплы булырга тиешлеген ассызыклап. - Ул йортлар бүләк түгел бит, халык аның өчен акча түли".

Тикшерүләр күрсәткәнчә, аеруча күпквартиралы йортларда эшләп җиткермәү, таләпләрдән читләшү һәм башка кайбер сәбәпләр аркасында түбәдән су үтә, стеналар күгәрә, туңа, сантехника тиешенчә куелмый һәм башкалар. җитешсезлекләре булган андый йортларны киләчәктә кабул итмәскә, актларга кул куймаска кирәк.

Торак төзелеше дигәннән, республикада бу өлкәдә еллык план әлегә 53 процентка үтәлгән. Безнең районда 6206 квадрат метр торак йорт файдалануга тапшырылган (66,7 процент). Ел ахырына кадәр әле тагын дистәләрчә шәхси торак йорт төзелеп бетәчәк. Аларның кайберләрен документлаштырасы гына калган.

Видеоконференциядә ветераннарның торак шартларын яхшырту программасының ничек үтәлүенә дә тукталдылар. Федераль субсидияләр исәбенә безнең районда быел алты аерым йорт төзеләчәк, Чирмешәндә тулаем 600 квадрат метр мәйданлы күпквартиралы йорт төзелә башлаячак. Кайбер ветераннар яки аларның тол калган хатыннары, кызганыч, әле һаман кайдан, нинди йорт аласын конкрет ачыкламаган. Билгеле, район җитәкчелеге андый йортларны район үзәгендә һәм авылларда төзергә тәкъдим итә.

Авыл клублары - мәдәни һәм күпфункцияле үзәкләр төзелешен дә нык тизләтергә кирәк. Быел безнең районда андый үзәк Девичья Полянада төзелә. Киләсе елда һәр район тагын берәр авылда шундый үзәк төзелешенә әзерләнергә тиеш.

Авыл районнарына врачларны җәлеп итү - шулай ук җитди мәсьәлә. Быел, әлегә, 81 врач авылда эш тапкан, шулардан 9сы - Сарман районында, бездә - 2. ә врачлар тагын кирәк. Һәр 10 мең кешегә бүлеп караганда безнең районда бу күрсәткеч нык түбән - 13,4 кенә, шуңа күрә әлеге проблема бар һәм булачак. Мәгълүм ки, авылга эшкә килгән врачка (35 яшькә кадәрге) 1 миллион 100 мең сум акча бирелә. Ул урнашкан урынында кимендә биш ел эшләргә бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined социаль ипотека буенча торак төзелеше мәсьәләсе видеоконференция режимы