Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Сулыклар бар, коенырга урын юк

Быел республика сулыкларында 17 кеше батып үлгән, шуның берсе - бала. мондый бәхетсез очрак язын безнең районда да булды Казанка авылында март аенда балыкчы батып үлгән иде. Үткән елның шул чорында 30 кеше баткан. Бәхеткә, былтыр районда батып үлүчеләр юк иде. 1 июньнән 31 августка кадәр республика сулыкларында куркынычсызлык айлыгы...

Быел республика сулыкларында 17 кеше батып үлгән, шуның берсе - бала. мондый бәхетсез очрак язын безнең районда да булды Казанка авылында март аенда балыкчы батып үлгән иде.


Үткән елның шул чорында 30 кеше баткан. Бәхеткә, былтыр районда батып үлүчеләр юк иде.

1 июньнән 31 августка кадәр республика сулыкларында куркынычсызлык айлыгы игълан ителде. Бәхетсезлек очраклары килеп чыгуны кисәтү максатында, халык арасында профилактик чаралар үткәрергә кирәк.

Районда 16 гидротехник корылма бар, тик барлык таләпләргә җавап бирә торган бер генә коену урыны да юк. Буа буйларына, Чирмешән елгасы (Чирмешән, Казанка, Түбән Чегодай, Кече Чегодай авылларында), Шушма елгасы (Шешминка, Андреевка, Бәркәтә, Түбән Кармалка) яннарында коенырга ярамауны кисәтүче язулар-аншлаглар урнаштыру зарур. Су буйларында патруль оештыру да зыян итми.

Суда бата башласагыз, хәлегез бетеп суның төбен сизмәсәгез паникага бирелмәгез, аркагызга ятыгыз, су сезне күтәрер. Шулай бераз ял иткәч яр буена йөзеп чыгыгыз. Суда аягыгызны көзән җыерганын сизсәгез, тиз генә суга чумыгыз һәм баш бармагыгыздан эләктереп аягыгызны үзегезгә тартыгыз.

Суда батучыларның-күбесенең аек булмаганлыгы ачыклана. Шуның өчен спиртлы эчемлекләр кулланып суга керү катгый тыела. Сулыклар янында балаларны күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Кояшта озак кызынганнан соң да суга ашыгып керү аяныч тәмамланырга мөмкин.

Республиканың гадәттән тыш хәлләр һәм янгыннан саклануны оештыру буенча комиссиянең чираттагы утырышында да менә шулар хакында сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined коену сезоны башланды