Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Су янында сак булыгыз

Агымдагы елда республика сулыкларында үткән елның шул чорындагыга караганда өч тапкырга күбрәк бала батып үлгән. Билгеле, бу хәл һәркемне дә уйландырырга тиеш. Бәхеткә, безнең районда мондый аяныч очраклар юк. -Кешеләр, нигездә, йөзә белмәү, куркынычсызлык чараларын үтәмәү, суга аек булмаган килеш керү, шулай ук балаларны күзәтүсез калдыру нәтиҗәсендә һәлак булалар, -ди...

Агымдагы елда республика сулыкларында үткән елның шул чорындагыга караганда өч тапкырга күбрәк бала батып үлгән. Билгеле, бу хәл һәркемне дә уйландырырга тиеш.

Бәхеткә, безнең районда мондый аяныч очраклар юк.
-Кешеләр, нигездә, йөзә белмәү, куркынычсызлык чараларын үтәмәү, суга аек булмаган килеш керү, шулай ук балаларны күзәтүсез калдыру нәтиҗәсендә һәлак булалар, -ди Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Чистай бүлекчәсе дәүләт инспекторы Андрей Тарасов.
Әгәр якын-тирәдә көйләнгән пляж булмаса, белгечләр коену өчен төбе каты, комлы һәм сөзәк булган урынны сайларга киңәш итәләр. Белмәгән җирдә суга сикерергә ярамый. Су керү өчен иң яхшы вакыт иртәнге яки кичке сәгатьләр. Кояшта озак кызынганнан соң суга кинәт кермәскә кирәк. Ә инде аек булмаган кешенең су янына бөтенләй бармавы хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан