Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Өстәмә компенсация керем күләменә бәйле

Билгеле булганча, 2014нче елның 1 январеннан балалар бакчалары өчен түләү күләме артты. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүче гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм дә күрсәтелә - бакчага ата-аналар түләгән акчаның бер өлешен дәүләт компенсацияли. Компенсация гаиләдәге һәр кешенең керем күләменә бәйле. Өстәмә компенсация алу өчен һәр ярты ел саен республика матди ярдәм үзәгенең...

Билгеле булганча, 2014нче елның 1 январеннан балалар бакчалары өчен түләү күләме артты. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүче гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм дә күрсәтелә - бакчага ата-аналар түләгән акчаның бер өлешен дәүләт компенсацияли.


Компенсация гаиләдәге һәр кешенең керем күләменә бәйле.

Өстәмә компенсация алу өчен һәр ярты ел саен республика матди ярдәм үзәгенең райондагы бүлегенә документлар тапшыру сорала.

Бүлек белгечләре әйтүенчә, әлеге акчаны алу мәсьәләсендә аерым проблемалар булганы юк. Белешмәләрне район үзәгендәге күпфункцияле үзәктә, шулай ук, график нигезендә, кайбер балалар бакчаларында да кабул итәләр. Мәктәпкәчә учреждениеләрдәге стендларда әлеге мәсьәләгә кагылышлы барлык мәгълүматлар да урнаштырылган. Бу турыда ата-аналар җыелышларында да сүз алып барыла.

Районда 500гә якын ата-ана компенсация ала. Шунысын да билгеләп узарга кирәк: керем күләменә бәйле булмаган, моңарчы түләнеп килгән федераль компенсация дә саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: белеп торыгыз Чирмешьн балалар бакчалары