Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Сентябрьдә ялкауланмасаң, киләсе ел уңышы мул булыр

Сентябрь аенда бакчачының төп эшләре – өлгергән уңышны җыю, аны эшкәртү һәм саклауга салу. Шушы вакытта киләсе ел уңышына нигез салына.

Уңыш җыябыз

Бер караганда, алмаларның агачта мөмкин кадәр озаграк торуы яхшы – аларның тәме һәм саклануы яхшыра, ә икенче караганда, җимешләргә кырау төшү куркынычы бар, озак яңгырларның сыйфатка зыян салуы мөмкин. Алманы өзәр вакыт җитү-җитмәвен болай белергә мөмкин: сабагыннан җиңел өзелү, үсеше тукталу, орлыкларның караңгы төскә керүе һәм сортның үзенә тиешле төскә кереп өлгерүе. Өлгергән алманы (груша һ.б.) агачтан бик сак кына өзәләр, шулай иткәндә аны озак сакларга мөмкин. Черек алмаларны да җыя барырга кирәк. Аларны бакчадан читкә чыгарып, җиргә күмегез. Үсентеләр мул уңыш бирер өчен аларга яңадан көч җыярга ярдәм итәргә кирәк. Алда салкын һәм карлы кышлар көтә, ә бакчадагы агач-куаклар, үсентеләр өчен бу зур сынау. Шунысын да әйтергә кирәк, сентябрьнең икенче яртысында агачларда көчле тамыр үсеше башлана, шуның өчен туфракта дым һәм туклыклы матдәләр җитәрлек күләмдә булырга тиеш.

Көзге һава шартлары яхшы булып, кишер үсеп утырса, кишерне чыгарырга ашыкмагыз. Ә инде һава торышыннан куркып иртә чыгарсагыз, киптерергә дә, юарга да ярамый. Шунда ук базга, подвалга яки суыткычның аскы тартмаларына урнаштырыгыз. Саклау өчен температура 0…+ 2 градус булса, бик яхшы. Кишерне базда саклаганда аралаштырып дымлы ком сибәргә кирәк.

Ашлама кертәбез

Алда салкын һәм карлы кышлар көтә, ә бакчадагы агач-куаклар, үсентеләр өчен бу – зур сынау. Сентябрьнең икенче яртысында агачларда көчле тамыр үсеше башлана, шуның өчен туфракта дым һәм туклыклы матдәләр җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Алмагач һәм груша агачларына органик һәм фосфор-калийлы ашламалар мөһим. Һәр алмагач төбенең 1 квадрат метры саен якынча 3-5 кг органик ашлама, 10-12 г калий һәм 3-40 г суперфосфат кертү дөрес булачак. Калийлы ашламалар агачларның салкынга чыдамлылыгын, ә фосфор булачак уңышның күләмен арттыра. Ашламаны, агачның яшенә карап, 5-20 см тирәнлектә кәүсә тирәли тигез күләмдә кертергә киңәш ителә. Әгәр һава торышы коры тора икән, башта туфракны 35-40 см тирәнлеккә кадәр дымландырырга кирәк. Кара карлыган һәм крыжовник та минераль тукландыруга мохтаҗ. Беренче өч елда, әгәр сез куакларны утырткан вакытта кирәкле матдәләрне керткәнсез икән, фосфорлы һәм калийлы ашламаларны кертмәскә дә мөмкин. Өч елдан соң һәр куак астына якынча 10-15 кг органик ашлама, 80-120 г суперфосфат һәм 30-50 г хлорлы калий кертергә мөмкин. Сентябрь аенда җиләк бирүче куакларны суперфосфат һәм калий тозы (1 чиләк суга 1 стакан суперфосфат һәм ½ стакан калий тозы) белән сыйларга мөмкин. Ремонтант бакча җиләген сентябрь буена әчетелгән сыер тизәге (1:15 микъдарында), яисә чүп үләннәре төнәтмәсе белән ашларга мөмкин. Сентябрь уртасыннан соң мочевина бирүне туктатырга кирәк. Виноград та ашламаларны бик ярата, бигрәк тә фосфорлы һәм калийлыларны. Уңышын җыеп алганнан соң куаклар төбенә монофосфатлы калий (1 чиләккә 30-40 г) кертергә онытмагыз. Виноград аеруча тиресне ярата, чөнки тирес аны азот, фосфор, калий, шулай ук микроэлементлар белән баета. Аны куак төбенә 3 ел саен 1 кв.м-га 6-8 кг чамасы казып салырга киңәш ителә. Фосфорлы (суперфосфат) һәм калийлыларны 1 кв.м җиргә 50-60 г исәбеннән кертергә кирәк. Виноград төбенә фосфор ашламасы буларак шулай ук көл дә кертергә мөмкин.

Чистартабыз

Сентябрьнең матур, аяз көннәрендә агач кәүсәләрен һәм ботакларны чистартып, 2-3 процентлы бакыр купоросы белән эшкәртегез һәм бакча сагызы (садовый вар) белән сылагыз. Шулай ук аларны бакча эшләре өчен махсус эшләнгән су — эмульсия буявы белән дә буяп куегыз. Әлеге буяу шунысы белән яхшы: ул көзге яңгырлар чорында юылмый һәм агачларны язын көчле кояш нурларыннан да саклаячак. Чөнки иртә язда әле бакчаларда кар күп ята, без агачларны тиз генә буярга өлгерә алмаячакбыз. Сентябрь җимеш агачларын гына түгел, ә барлык төр куакларны – карлыган, крыжовник, кура җиләге һ.б. кисеп, тәртипкә китерер чор. Бу бигрәк тә иске агачларга файдага, чөнки аларның карт, инде җимеш бирмәгән ботаклары яшь ботакларга үсәргә ирек бирми. Агачларга «ремонт» ясаган вакытта авыру һәм корткычлар белән зарарланган ботакларны һич җәлләми кисеп атыгыз, чөнки алардагы личинкалар һәм авырулар әкренләп сәламәт ботакларны да зарарлаячак.

Август аенда утыртылган бакча җиләкләрен игътибар белән карагыз, тамыр алырга өлгергән нәни куакларның төпләрен йомшартыгыз. Кайчак җиләкнең яфраклары яшел күренә, ә менә уртадагы «үзәге» күренми, аны туфрак күмгән була. Аларны өскә калкытып чыгарырга ашыгыгыз. Җиләк бирә торган плантацияне дә игътибарлап карагыз, арада артык картайган төпләрне алып ташлап, алар урынына яңаларын утыртыгыз. Көз коры килсә, бакча җиләгенә даими су сибеп торыгыз. Кура җиләге уңышын җыеп алу белән үк быел җиләк биргән һәм авыру, зәгыйфь ботакларны төптән кисеп ташлагыз. Аннары калган ботакларны толымлап бәйләп, җиргә иегез. Бу эшне соңга калдырырга ярамый, чөнки соңрак ботаклар үзләренең сыгылмалылыгын югалта һәм җиргә игән вакытта сынарга мөмкин.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев