Санагыч куй да – тыныч йокла
Җәй җитү белән Чирмешәннең төньягындагы урамнарда яшәүчеләр чиста су җитмәүдән тилмерәләр, кызу көннәрдә кайбер урамнарга көн буе су килми. Әлеге проблема инде берничә ел дәвам итә. - Су җитәрлек килмәсә дә, коммуналь хуҗалык "сугару өчен" ай саен акча түләтә,- дигән дәгъва да еш ишетелә башлый. Дөрес, кемдер суда "коена", аны...
Җәй җитү белән Чирмешәннең төньягындагы урамнарда яшәүчеләр чиста су җитмәүдән тилмерәләр, кызу көннәрдә кайбер урамнарга көн буе су килми.
Әлеге проблема инде берничә ел дәвам итә. - Су җитәрлек килмәсә дә, коммуналь хуҗалык "сугару өчен" ай саен акча түләтә,- дигән дәгъва да еш ишетелә башлый. Дөрес, кемдер суда "коена", аны бәрәңге бакчасына агыза, ә икенчеләр суның тамчысына да тилмерә.
- Су санагыч булган очракта, түләү мәсьәләсендә бернинди дә проблема юк,- ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры Илнар Минһаҗев. - Ләкин район үзәгендә яшәүчеләр санагычлар куярга бик ашыкмыйлар шул.
Коммуналь хуҗалыкның исәпләү бүлегендә 2000гә якын хуҗалык теркәлгән. Шуларның 844ндә генә су санагычлар куелган.
Дөрес, соңгы вакытта бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. Әйтик, май аенда район үзәгендә 260 хуҗалык санагычлы булган.
Исәпләү җиһазын үзең сатып алып, кешесен табып куйдырсаң гына. Безнең коммуналь хуҗалык моның белән шөгыльләнми.
- Санагычны куйгач, аның һәм үзегезнең паспортыгыз белән безгә килеп теркәү өчен гариза да язарга кирәк була,- ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры урынбасары Михаил Арютин. - Аннан соң безнең контролер аны урынга барып тикшерә һәм терки, пломбалый.
Сүз уңаеннан, бу "процедура" өчен 70 сум акча да түләргә туры киләчәк.
Санагычлар булмаган очракта, "сугару" хезмәте өчен норматив буенча түлибез. Җир участокларының гомуми мәйданыннан 60 проценты сугару өлешенә керә икән, түләү дә шулай була. Җир участоклары буенча мәгълүматлар Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитетыннан алынган. Әгәр дә сезнең участокның гомуми мәйданы, мәсәлән, (төзелешләр белән бергә) 10 сутый, сез аның алты сутые өчен "сугарыла" дип, түләргә мәҗбүр буласыз.
Норматив буенча 1 сутый җир өчен 60 сумга якын түләргә кирәк. Сугару сезонына биш ай: май, июнь, июль, август, сентябрь керә.
Әгәр дә Чирмешәннең төньягындагыларның өчен бу әллә ни зур сумма булмаса, Амур ягында яшәүчеләрнең гаилә бюджетына нык зыян килергә дә мөмкин, чөнки биредә җир участоклары мәйданы 20-22 сутыйга җитә. Ләкин биредә яшәүчеләрнең дә кайберләре су санагычлар куюны отышлырак дип тапканнар.
Бу хакта, бу мәсьәлә уңаеннан фикерләрегезне коммуналь хуҗалыкка, газета редакциясенә яки газетаның интернетта www. nashcheremshan.ru сайты аша белдерә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев