Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

"Попутка" бәяләре: Казаннан авылга кайтып килү студентка ничә сумга төшә?

Хәзер бер гаиләгә 2 машина туры килә. Казанда машина куярга урын юк, көне-төне бөкеләрдә утырырга туры килә. Гомумән, тиздән машина саны - кеше санынан артып китәр төсле. Әмма машиналы яшьләр бик әз, шуңа күрә студентларга авылларын кайтыр өчен "абый туктат" сервисына мөрәҗәгать итә, ягъни аларга, русча әйткәндә, "попутка" белән кайтырга...

Хәзер бер гаиләгә 2 машина туры килә. Казанда машина куярга урын юк, көне-төне бөкеләрдә утырырга туры килә. Гомумән, тиздән машина саны - кеше санынан артып китәр төсле. Әмма машиналы яшьләр бик әз, шуңа күрә студентларга авылларын кайтыр өчен "абый туктат" сервисына мөрәҗәгать итә, ягъни аларга, русча әйткәндә, "попутка" белән кайтырга туры килә. Якын тирә район студентары өчен кайтып килү нибары 200 сумга чыкса, ерак районныкыларга 1200 сумга ук төшәргә дә мөмкин. Интертат.ру социаль челтәрләр ярдәмендә Казаннан Татарстан районнарына "попутка" белән кайту бәяләренең күпме икәненә күзәтү ясады.

Биектау - 50 сум
Арча - 100 сум
Яшел Үзән - 100 сум
Балтач - 150 сум
Буа - 200 сум
Кама Тамагы - 200 сум
Кукмара - 200 сум
Мамадыш - 250
Яр Чаллы - 300 сум
Аксубай- 300 сум
Алабуга - 300 сум
Кама Аланы - 300 сум
Нурлат - 350 сум
Мөслим - 350 сум
Чирмешән - 350 сум
Лениногорск - 400 сум
Әлмәт - 400 сум
Нижнекамск - 400 сум
Бөгелмә - 400 сум
Актаныш - 500 сум
Азнакай - 600 сум

Бәяләр төрле, шунлыктан кайбер студентлар атна саен, кайвакыт атнасына икешәр тапкыр да иркенләп кайтып йөри алалар. Ә кайбер студентлар аена бер кайтса да - "Рәхмәт", чөнки кесәләренә бик каты суга.

Булат АБДРАХМАНОВ

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/65788-poputka-bәyalәre-kazannan-avyilga-kaytyip-kilү-studentka-nichә-sumga-tөshә?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined