Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Парник өчен уңдырышлы туфрак әзерләү ысулы

Тиздән өйдәге яшелчәләр рассадасын парникларга чыгарып утыртыр вакыт җитә. Парник, икенче төрле әйткәндә, яшелчәләр өчен өстән һәм кырыйдан каплаулы итеп ясалган түтәл. Парникта туфрак бик уңдырышлы булсын өчен аңа нәрсәләр катыштырып була? Татарстанның Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Нияз Сабирҗанов куллана торган алымны тәкъдим итәбез. Нияз Сабирҗанов социаль челтәрдә...

Тиздән өйдәге яшелчәләр рассадасын парникларга чыгарып утыртыр вакыт җитә. Парник, икенче төрле әйткәндә, яшелчәләр өчен өстән һәм кырыйдан каплаулы итеп ясалган түтәл. Парникта туфрак бик уңдырышлы булсын өчен аңа нәрсәләр катыштырып була? Татарстанның Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Нияз Сабирҗанов куллана торган алымны тәкъдим итәбез.

Нияз Сабирҗанов социаль челтәрдә парник өчен уңдырышлы туфракны ничек әзерләве турында язган.

- Туфрак берничә катламнан тора. Иң аска - сарык тиресе, чөнки ул иң яхшысы! Аннары шуның өстенә тавык тизәге. Боларны бер кило диаммофоска белән катыштырабыз. Өстенә торф салабыз, аннары бер көрәк керерлек тирәнлектә балчык салып чыгабыз. Аннан инде үсентеләрне чыгарып утыртырга була, - ди бакчачы.

Сүз уңаеннан: диаммофоска ул - калий гуматы белән баетылган комплекслы минераль ашлама.


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/65607-parnik-өchen-uңdyiryishlyi-tufrak-әzerlәү-yisulyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined