Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Нурлатта Халыкара светофор көнен билгеләп үттеләр

(Казан, 5 август, "Татар-информ"). Кичә Нурлатта Халыкара светофор көненә багышланган акция үтте. Акцияне "Волонтер" үзәге активистлары оештырды, дип хәбәр итә район матбугат үзәге. Акцияне үткәрүдә ЮХИДИ җитәкчесе Рөстәм Гарипов ярдәм иткән. Волонтерлар урамда буклетлар тараткан, җитәкче исә, машиналарны туктатып, хуҗаларына юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен исләренә төшергән. Шәһәр халкы әлеге акцияне уңай...

(Казан, 5 август, "Татар-информ"). Кичә Нурлатта Халыкара светофор көненә багышланган акция үтте. Акцияне "Волонтер" үзәге активистлары оештырды, дип хәбәр итә район матбугат үзәге.

Акцияне үткәрүдә ЮХИДИ җитәкчесе Рөстәм Гарипов ярдәм иткән. Волонтерлар урамда буклетлар тараткан, җитәкче исә, машиналарны туктатып, хуҗаларына юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен исләренә төшергән.

Шәһәр халкы әлеге акцияне уңай кабул иткән.

"Дуслык" газетасы сайты язганча, Нурлат шәһәре урамнарында барлыгы 9 светофор исәпләнә. Хәрәкәт иң күп булган Гыйматдинов, Карл Маркс, Ленинград һәм Самаренкин урамнарында 2шәр электр светофоры эшли.

Нурлатта светофор тарихы 1984 елга барып тоташа. Июль аенда Карл Маркс һәм Октябрь урамнары кисешкән чатта шәһәрдә беренче светофор пәйда була. Әмма 33 ел эчендә шәһәрдә светофорлар саны сизелерлек артмаган.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/05/145791/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined