Нигә миңа чәчәк бирмәдегез?
Укытучы, табибларга бүләксез яшәргә өйрәнергә туры килмәгәе. Ә чәчәкләр, каләм ише язу-сызу кирәк-яракларына сүз әйтмәячәкләр. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Дәүләт хезмәтен үстерү департаменты директоры Дмитрий Баснак әйтүенчә, ноябрь аенда Дәүләт Думасына әнә шундый закон проекты кертелгән. Бүген бәясе 3 мең сумга кадәр булган бүләк алу тыелмый әле.
Бу хакта социаль челтәрләрдә кызу бәхәсләр бара. “Мәктәп аркасында бөтен кәеф бозыла. Укучыларның белеме дә мактанырлык түгел. Шулай булгач, нигә бүләккә дип акча җыешабыз?” – дип язган Лена Литвин “ВКонтакте”дагы “Ришвәтчелеккә каршы көрәш” төркемендә. Без дә әти-әниләрнең фикерен сорашырга булдык.
– Бер яктан, чәчәк һәм канцтовар бирү әти-әнигә укытучыга бүләк сайлау мәшәкатен бетерә. Икенчедән, бәйрәм рухын юкка чыгарыр шикелле. Канцтовар бирү хәтта кимсетү кебек тоела. Елына берничә бәйрәмгә бүләк бирүне хуплыйм. Укытучыга элегрәк телефон, сумка, сертификат кебек бүләкләр алган булды. Хәзер шул ук сертификат, чәчәк, әти-әниләр ясаган берәр үзенчәлекле бүләк бирәбез. Акчаны мәҗбүриләп җыймыйбыз, – ди Казанда яшәүче Гөлнара Зиннәтуллина. – Әмма бүләкне балалардан сорап ала торган укытучылар да бар.
Әти-әниләр комитеты әгъзасы Алсу Гарифуллина укытучыларга чәчәк бирү җиткән дип саный. “Конвертта акча, кыйммәтле бүләк бирүне хупламыйм. Мәктәп фондының да кирәге юк”, – ди Алсу ханым.
– Нинди дә булса закон проекты кабул иткәнче, башта бу мәсьәлә турында җәмәгатьчелек фикерен белешү мөһим. Миңа калса, бу сорауны укытучы, табибка бирү бик үк дөрес булмас. Гомере кыл өстендә торган авыруларны саклап калган табиблар, балаларга дөрес юл күрсәткән укытучылар турында авырлыкны үз башыннан кичерүчеләрдән сорарга кирәк, – ди “Ел укытучысы” бәйгесе җиңүчесе, башкалабызның 1 нче гимназия укытучысы Радик Хәбиров.
Рәхмәт әйтеп туймый торган кешеләрне дә беләбез. Авыр операцияләрдән котылучылар, исән калу сөенеченнән, табиблардан акчасын да, бүләген дә кызганмый. Табиблар да каршы килми. “Бер туганыбыз катлаулы операция ясаган урологка, конвертка салып, акча бирмәкче булган. Әмма ул, конвертың күземә күренмәсен, дип сүккән. Бу – безнең бурыч, дигән. Туганым өнсез калган”, – ди Ләйсән. Тик табиблар арасында алай уйламаучылар да бар. Танылган балалар табибы Леонид Рошаль фикеренчә, рәхмәт белдереп, конвертка салып бирелгән ике мең сум акча яки машина бүләк итү ришвәт түгел.
“Ярый, бүләк мәсьәләсен хәл итәрләр ди. Тик педагогика, сәламәтлек саклау өлкәсендәге вәзгыять үзгәрерме? Әйтик, Финляндиянең мәгариф системасыннан үрнәк алып була. Анда укытучыларга күзәтчелек итмиләр, мәгариф идарәсе дә юк”, – ди Казандагы олимпиадаларга әзерләү буенча махсус үзәк директоры Павел Шмаков.
Яңалык авыл укытучысы Алсу Тимергалиеваның күңелен төшергән. “Кызык, коррупциягә каршы көрәшне укытучыларга бирелә торган бүләк белән алып баралар. Ничек закон бозу була инде ул? Минем үземә чәчәк бәйләме дә җиткән. Әти-әниләрнең акчасы юк. Бүләк алу – бик авыр нәрсә ул. Гадәттә, укучыларым чынаяклар бүләк итә. Мин үзем дә аларның туган көненә акча җыйганда кушылам. Болай иткәндә җиңелрәк”, – ди ул.
Минзәлә районы укытучысы Гөлфинә Хамаева үзе белән булган хәлне сөйләде. “1сентябрьдә линейкада басып торабыз. Югары сыйныфта укучы кызлар сөйләшә. Берсе букетын – математика, икенчесе урыс теле укытучысына бирмәкче. Һәрберсе кайсы фәннән имтихан бирә, шул фән укытучысын сайлады. Арада сыйныф җитәкчесенә, ягъни миңа бирүче табылмады. Бу вакыйга күңелдә үпкә хисе калдырды. Ләкин укучыларымнан читенсенеп тормадым, турысын әйттем: “Сез мин барында чәчәкләрегезне бүлештегез. Берегез дә миңа сыйныф җитәкчесе буларак гөлләмә бирмәде. Күз алдыгызга китерегез: без сезнең белән театрга яки очрашуга бардык, анда башка мәктәп укучылары да бар, ди. Ә урын җитми. Мин кемнәргә урын әзерләрмен? Әлбәттә, сезгә – үземнекеләргә”. Шуннан соң укучыларым һәр бәйрәмдә дә чәчәк букеты бирделәр. Оялмадым, алдым. Елмаеп, рәхмәт әйтә идем. Димәк, аларга игътибарлылык, хөрмәт дигән төшенчәне аңлата алганмын, – ди ул. – Зур бүләк бирүгә үзем дә каршы. Арада ашханәдә ашарга акча таба алмаучылар да, авыр тормышта үсүчеләр дә бар. Аягына икенче аяк киеме ала алмаган малайдан нинди бүләк өмет итеп була? Ә чәчәк букеты елга 2-3 тапкыр гына бирелә”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев