16 декабрь 2018 яңалыклары
-
Нигә миңа чәчәк бирмәдегез?
Укытучы, табибларга бүләксез яшәргә өйрәнергә туры килмәгәе. Ә чәчәкләр, каләм ише язу-сызу кирәк-яракларына сүз әйтмәячәкләр. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Дәүләт хезмәтен үстерү департаменты директоры Дмитрий Баснак әйтүенчә, ноябрь аенда Дәүләт Думасына әнә шундый закон проекты кертелгән. Бүген бәясе 3 мең сумга кадәр булган бүләк алу тыелмый әле.
-
Чирмешән районындагы 100 мини-фермада 675 баш сыер асрала
Районда сөтчелек юнәлешендә оештырылган 100 мини-фермада 675 баш сыер асрала. Ел башыннан савым сыерлары саны 16 га арткан. Тугыз ай йомгаклары буенча, бу эштә безнең район республикада өченче урында.
-
“И-и-и, күрде инде башкайлар! Күп еллар буе иремнең сулга йөрүенә түзеп яшәдем”
И-и-и, күрде инде башкайлар! Тормыш дигәнең гел баштан гына сыйпап тормый шул, кайчакта артыңа да тибеп җибәрә. Менә шул чакта йә егылып каласың, йә бөтен көчеңне учыңа җыеп торып басасың да, тагын яшәү өчен көрәшә башлыйсың. Мине дә төртеп ега язды ул. Әмма авызымда кан булса да, кеше алдында төкермәдем, эчемдәге җан ярасын берәүгә дә күрсәтмәдем.