Киләчәктә мәктәптә "3ле"гә укучылар өчен вузларга юл ябылырга мөмкин.
Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов аттестатында "3ле" булганнарны югары уку йортларына кабул итмәскә дигән тәкъдим керткән. Аның фикеренчә, андый абитуриентлар вуз программасын үзләштерә алмый. Мондый чикләүләрдән файда булырмы соң?
- Югары белем алу мөмкинлеге бетмәячәк. Әмма студентларны әзерләүгә таләпләр...
Киләчәктә мәктәптә "3ле"гә укучылар өчен вузларга юл ябылырга мөмкин.
Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов аттестатында "3ле" булганнарны югары уку йортларына кабул итмәскә дигән тәкъдим керткән. Аның фикеренчә, андый абитуриентлар вуз программасын үзләштерә алмый. Мондый чикләүләрдән файда булырмы соң?
- Югары белем алу мөмкинлеге бетмәячәк. Әмма студентларны әзерләүгә таләпләр артачак. Вузларның нәтиҗәлелеген билгели торган исемлектә абитуриентларны кабул итүгә кагылышлы күрсәткечләр дә барлыкка килергә мөмкин, - ди илнең баш педагогы Ливанов.
Бүген - инженерлар, IT-белгечләр заманы
2016 елда илдәге югары уку йортларының күпме абитуриент кабул итәчәге билгеле инде. Барлыгы 575 мең бюджет урыны бүлеп бирелгән. Дөрес, бу бакалавриат, белгечлек, магистратура, аспирантура, ординатура юнәлешләренең барысына да кагыла. Вузларның үзләренә дә таләпләр арта. Ике ел ярым эчендә дәүләт аккредитациясе булмаган вуз һәм филиаллар саны бер меңгә киметелгән. 2013 елда алар 2300 булса, хәзер - 1990. Җәйгә бу сан тагын үзгәрергә мөмкин. Иң күп урыннарны инженер, IT-белгечләргә бирмәкчеләр. Алардан соң чиратта - мәгариф, педагогика, математика, табигать фәннәренә бәйле белгечлекләр. 15 мең чит ил абитуриентларына квота билгеләнгән. Бүген алар 131 илдән килеп белем эсти. Шуларның 30 проценты - инженер, 15 проценты табиб белгечлекләрен үзләштерә. Сүз уңаеннан, Татарстанда чит ил студентларының саны 8 меңнән артык. Алар 93 илдән килгән.
Сайттагы мәгълүматларны яңартмаганнар
Россия күләмендәге олимпиадаларда җиңү яулаган укучылар вузларга имтихансыз кабул ителәчәк. Россия мәгариф һәм фән министры раслаган исемлек 71 фән буенча олимпиаданы үз эченә ала. Илкүләм бәйгеләрдә җиңгән укучылар өчен дипломнар бер ел гына түгел, дүрт ел гамәлдә булачак.
Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов белдергәнчә, кайбер вузлар мәгълүмат бирү кагыйдәләрен боза. Узган елның ноябрь аена 500 вуз һәм филиал югары уку йортларына керергә теләүчеләр өчен мәгълүматларны сайтларына вакытында элмәгән яки яңартмаган. Кайберләре үзгәрешләрне исәпкә алмаган. Быел укырга керү кагыйдәләрендә бераз үзгәрешләр бар. Моңа кадәр вузларда аттестаттагы "бишле"ләрне генә исәпкә алсалар, быел урта һөнәри белем бирү йортын уңышлы тәмамлаганнарның дипломнарына да игътибар итәчәкләр. Аларга вуз өстәмә сынаулар билгеләячәк. Абитуриентлар портфолио, ягъни укуда, спорттагы казанышлар өчен 10га кадәр өстәмә баллар алырга мөмкин.
Мөмкинлек бирергә кирәкме?
Ливановның "3ле" билгесе булганнарны вузларга кабул итмәскә дигән тәкъдимен күпләр хупламый. Дөрес, әлеге яңалыкны бүген-иртәгә кертергә җыенмыйлар. Әмма мәгариф өлкәсендә үзгәрешләрнең еш булып торуына берәү дә гаҗәпләнми. Шуңа күрә вузга барырга хыялланган яшьләргә бары тырышып укырга гына кала.
Казан илкүләм тикшеренүләр технология университеты (КХТИ) студенты Дамир Рәхмәтуллин мәктәптә бары яхшы билгеләргә генә укыган. Әмма министрның фикере белән килешми ул. "Мәктәп һәм вуз программасы бер-берсеннән шактый аерыла. Мәктәптә белемне авыр үзләштергәннәр югары уку йортларында яхшы укырга мөмкин. Төркемдәшем дә - шундыйларның берсе. Хәзер ул белем ягыннан башкаларны да уздыра", - ди Дамир.
- Аттестатта "3ле"се булганнар киләчәктә техник яки гуманитар белгеч булып китәргә мөмкин. Әгәр чикләүләр кертелсә, андыйлар икесеннән дә мәхрүм калачак. Авыл балалары арасында белеме йомшаграк студентлар да бар. Башта начаррак укысалар да, аннан алдырып китәләр, башкалардан калышмыйлар, - ди Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының татарча укыту буенча методик кабинет мөдире, галим Рәшит Шакиржанов. - Гадәттә, "3ле"гә укучыларның ниндидер шөгыле була. Ә "5ле"гә укучылар арасында бары уку белән генә мавыгучылар да бар. Андыйлар вузны яхшы гына тәмамласалар да, тормышка әзер түгелләр.
Билгене тормыш үзе куя
Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең башкарма директоры Фәрит Уразаев белдергәнчә, бу - кычытмаган җирне кашу. "Россиядә болай да мәгариф системасын түбәнгә төшерделәр. Хәзер әледән-әле кирәкмәгән тәкъдимнәр кертү белән шөгыльләнәләр. Билге ул - үзмаксат түгел, ә омтылыш. Әгәр бала "3ле"гә укый икән, димәк, аңа укуга дөрес юнәлеш бирмәгәннәр. Ә билгене тормыш үзе куя", - ди үзе дә заманында мәктәп директоры булып эшләгән Фәрит Язкәр улы.
Республика студентларының хезмәт отрядлары үзәге җитәкчесе Ринат Садыйковның бу сорауга җавабы бер төрле генә түгел. "Бер яктан, белемне сыйфатлы итәргә тырышу дөрестер дә. Әмма икенче яктан, бер-ике "3ле" аркасында, яшьләр югары белем алу хокукыннан мәхрүм калачак. Бәлкем, ул бу хакта унбер ел буе хыяллангандыр. Мондый тәкъдимнәргә караганда, вуз эчендә таләпләр булдыру отышлырак дип уйлыйм. Әйтик, укырга керү өчен өч фәннән имтихан балларын арттырырга була. Шуңа күрә, тәкъдимне керткәнче, яхшылап уйларга кирәк", - ди ул.
Сәрия МИФТАХОВА.
Нет комментариев