Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Машинаны башта иминиятләү тиеш

Яңа транспорт чарасы алган кеше аны теркәү, техник карау үткәрүне, иминиятләүне нәрсәдән башларга тиеш? "Яңа машина яки башка транспорт чарасы алган кеше иң башта иминиятләү компаниясенә мөрәҗәгать итеп, транспорт чарасын иминиятләргә тиеш, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин. - Хәзер яңа җиңел машинага 3 елга, йөк машинасына 1 елга...

Яңа транспорт чарасы алган кеше аны теркәү, техник карау үткәрүне, иминиятләүне нәрсәдән башларга тиеш?

"Яңа машина яки башка транспорт чарасы алган кеше иң башта иминиятләү компаниясенә мөрәҗәгать итеп, транспорт чарасын иминиятләргә тиеш, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин. - Хәзер яңа җиңел машинага 3 елга, йөк машинасына 1 елга кадәр техник карау үткәрү мәҗбүри түгел. Аннан соң ЮХИДИ бүлекчәсенә килеп (кабул итү көне - җомга), документлар тапшырырга кирәк. Документлар түбәндәгеләр: гариза, техник чараның паспорты (күчермәсе), иминиятләү таныклыгы (күчермәсе), сату-алу турында килешү (төп нөсхә), 2 мең сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция һәм паспорт булырга тиеш. Шуннан соң машинаны теркибез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешђн Яңа транспорт чарасы алган кеше аны теркәү, техник карау үткәрү