- Марат - балачактан инвалид иде, - ди Бишмунча авыл җирлеге рәисе урынбасары Римма Хәлимуллина. -Әти-әниләре үлгәнгә 7-8 еллап бар. Дүрт бертуган - Сәгыйть, Миңнеяр, Салават, Марат төп йортта яшәделәр. Әти-әниләренә биш ир бала алар. Өченче уллары Самат өйләнгән, Әлмәттә яши.
Дүрт бертуганның берсе дә өйләнмәгән. Авылдагы берләшмәдә, фермада тир түккәннәр.
- Иң гади колхозчылар инде алар. Бик тырыш үзләре, ат җигеп эшләделәр. Салгаласалар да, тәртипсез түгелләр. Ир-атлар гына яши димәссең, өйләре дә ялт иткән. Җыештырып, пешереп торалар. Суыткычларында кешедә булмаган ризык. Акчаларын әрәм-шәрәм итмәделәр. Кешедән ким яшәмәделәр. Өйләрен калай белән тышлап куйганнар. Мунчаның да эченә вагонка кадаклап, тышын сайдинг белән эшләгәннәр. Ике сыер, ат асрадылар. Гомумән, тырыш гаилә, булдырам дип яшәделәр, - ди Римма ханым.
Авыруыннан кимсенгәнме (акылга җиңелрәк), Марат кеше белән бик аралашмаган. Үзе үтә дә сабыр, кешелекле икән. Йорт-җирне карау аның өстендә булган.
Фаҗига буласы көнне Гайнуллиннар энеләренең авыру буенча бирелә торган пенсия акчасын "юып" утырган. Шактый кызмача Марат өйдән чыгып киткән. Аның югалуын соңлап кына абайлаганнар. Абыйлары аны урамнардан да, ферма тирәсеннән дә эзләгән. Тик мунчага кереп карарга берсенең дә башына килмәгән.
- Сүзгә килү-килмәүләрен дә белми үзләре, - ди урынбасар. - Күрәсең, элек мунчага кереп ята торган гадәте булмаган инде, юкса, иң беренче шуннан карарлар иде. "Үләм" дип тә уйларга өлгермәгәндер, мескен. Суд-мед эксертиза язуында да диагнозын "угарный газ белән агуланган" дип язганнар. Ялкын камап алганчы буылгандыр, бәлки. Болай тәне исән, баш тирәсе янган диделәр, - ди Римма Хәлимуллина.
Гайнуллиннар әти-әнисез яшәсә дә, һәрдаим контрольдә тотучы "күз-колак"лары бар икән. Ут күршеләре Әлфирә һәм Фәрит Хаҗиевлар һәрвакыт хәлләрен белешеп, кайгыртып тора ди үзләрен.
- Мондый күршеләр барында югалмаслар. Запас акчалары да бар дип беләм, тиз арада мунча төзеп керерләр. Марат кына кызганыч... - ди авыл җирлеге башлыгы урынбасары.
Сүз уңаеннан. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган саннарга карасаң, чәчләр үрә тора. Ел башыннан алып 9 мартка кадәр республикада 527 янгын очрагы теркәлгән. 39 кеше үлгән, 35е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Вафат булучыларның 20се пенсия яшендә, 11е беркайда да эшләмәүчеләр. Янгын килеп чыгуның төп сәбәпләре: ут белән сак эш итмәү, электр җылыткычын дөрес кулланмау.
Нет комментариев