Лашман егетләре суд каршында җавап тоттылар
Лашман авылында яшәүче ике ир-егет, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен, Чирмешәннең җәмәгать суды каршында җавап тоттылар.
Алар икесе дә бер үк көнне ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан тоткарланганнар, шуңа да икесен дә бер көнне хөкем иттеләр.
“ВАЗ – 21101” машинасы белән идарә иткән 1999 нчы елгы Рузәл Разим улы Галимовны инспекторлар Лашман урамында төнлә туктаталар.
Аның авылдашы Илнур Закир улы Талипов та шул ук көнне иртәнге сәгатьтә спиртлы эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыра һәм юл инспекторларына эләгә.
Суд барышында алар үз гаепләрен тулысынча таныйлар. Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, җәмәгать суды аларның һәрберсенә 30 мең сум штраф һәм бер ел ярымга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды.
Исегезгә төшерәбез, транспорт чарасы белән исерек хәлдә беренче тапкыр идарә иткән өчен 30 мең сум штраф салына һәм ел ярым-ике елга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәләр. Икенче тапкыр эләккән очракта, штраф күләме – 200дән алып 300 мең сумга кадәр җитә яисә 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартырга, шулай ук ике елга кадәр иректән, өч елга йөртү таныклыгыннан мәхрүт итәргә дә мөмкиннәр.
Әлеге материалар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы район комиссиясеннән алынды.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев