Кече Чегодайда кибет янә ачылачак
Белеп торыгыз

Кече Чегодайда кибет янә ачылачак

Әлегә бу бинаны ремонтлыйлар. Күпчелек эш эчке якта бара: буйыйлар, агарталар, төзәтәләр, яңарталар.

-Монда җылыту челтәре газ ягып эшләтелә, яңа казан да куйдык, - ди райпо рәисе Әбүзәр Мортазин. -ЕГАИС системасына, интернетка тоташасы калды. Ә элмә такталар әзер. Сатучы да бар.

Димәк, Кече Чегодайда озак еллар йозакта торган кибет якын көннәрдә ишекләрен кабат ачачак.

фото: автор

 


Нет комментариев