Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • «Кайтырга тырыш, телефоннан сөйләмим…Бала хакы бар» [тормыш хәле]

    Рәйдә суд утырышы залыннан чыгып, кәрәзле телефонын кабызып куйгач, бер-бер артлы "sмs" хатлар килә башлады. Бер сәгать эчендә әллә күпме булып киткән алар. Рәйдә "sмs" хатларга, шылтыратуларга күнегеп беткән инде. Адвокат булып эшләгәч, "икмәге" шул аның. //Язмыш.ру// Рәйдә машинасына чыгып утырды да, шылтыратуларны барлый башлады. Әнисе дә шылтыраткан икән. Ул...

    Рәйдә суд утырышы залыннан чыгып, кәрәзле телефонын кабызып куйгач, бер-бер артлы "sмs" хатлар килә башлады. Бер сәгать эчендә әллә күпме булып киткән алар. Рәйдә "sмs" хатларга, шылтыратуларга күнегеп беткән инде. Адвокат булып эшләгәч, "икмәге" шул аның. //Язмыш.ру//

    Рәйдә машинасына чыгып утырды да, шылтыратуларны барлый башлады. Әнисе дә шылтыраткан икән. Ул иң беренче аның номерын җыйды.
    - Әни, исәнме.
    - Исәнбез, кызым! Үзең ничек? Зөфәр кияү, балалар исән-саулармы?
    - Бар да яхшы әни, рәхмәт! Шылтыраткан булгансың икән, берәр йомышың бар идеме?
    - Балакай, йомыш дип инде…..ни… ялга авылга кайтасызмы?
    "Әле кичә генә авылны урап килдек бит, нәрсә булган булган бу әнигә" - дип уйлап өлгергәнче, әнисе "йомышын" әйтеп тә өлгерде.
    - Кызым, Фидан сине күрергә тели, ниндидер проблемалары бар, ахыры.
    Алар авылында дүрт кеше йөртә бу исемне. Шуңа күрә Рәйдә: "Кайсы Фидан ул әни?- дип ачыклап алды.
    - Каримов. Олы абыеңнар белән укыган иде. Исеңә төштеме?
    Утыз ел башлангыч класста укыткан әнисе, үзе укыткан дәвердәге бөтен баланы исендә тота. Хәтеренә күз тимәсен!
    - Әйе… Исемдә, әни…. Тик менә кайту турында әле бер сүз дә әйтә алмыйм. Атна башланды гына, Зөфәр ни дияр?
    - Балам, кияүнең вакыты булмаса, үзең булса да урап кит, яхшы түгел. Кеше ышанып килгән. Аннан.. Авыл кешесенең кыйбатлы адвокатлар ялларлык рәте юклыгын, үзең дә беләсең.
    - Ярый, әни уйлап карармын, тик ышандырмый тор, яме.
    Рәйдә тагын биш-алты шылтырату ясап алды да, офисына табан кузгалып китте.
    Иртәгә булачак суд утырышларына әзерләнергә берничә тапкыр тотынып караса да, әнисенең шылтыратуы аны бөтенләй икенче ярга илтте дә ташлады.
    Бик яхшы хәтерли ул Фиданны, онытканы да юк. Фиданга карата булган нәфрәте, әле дә гайрәтен чигереп тора. Әнисенә ачуы да чыкты Рәйдәнең. Аның Фиданга карата карашын белә торып, адвокатлыкка яучылый. Моңа кадәр, Рәйдә бер вакытта да авылдашларына ярдәм кулын сузудан баш тартканы булмады. Оешмада юрист булып эшләгән вакытында ук, авылга кайткач, аңардан киңәш, я булмаса ярдәм сорап килгәнәрнең берсен дә кире какмый иде. Ул заманда район үзәгендәге бердәнбер адвокатка йөрергә авыл кешесенең вакыты да булмагандыр. Акча ягының да чамалы икәнен исәпкә алсаң, Рәйдәнең бушлай биргән консультацияләре алар өчен зерә дә файда иде шул. Олыраклар Рәйдәне әллә кайчан "судья" ясап, әнисеннән: "Безнең судья кайчан кайта?" - дип, белешеп кенә тора торган булып киттеләр.
    "Адвокат ялларлык булгач, эшләре яхшыдан түгелдер инде" - дип уйлап куйды Рәйдә Фидан турында.
    Райдәнең иң яраткан укытучысы Гөлсинә Муратовнаның тормышын җимергән кеше бит ул Фидан. Хәер тормышын гынамы соң? Ә иң аянычлысы - ул үзенең җинаяте өчен җавапка тарттырылмады. Дөрес, бу кабәхәтлеген аның санаулы кешеләр генә белгән. Шуларның берсе- Рәйдәнең әнисе иде.
    Бер коллективта эшләгән өчен генә якынаеп китмәде Рәйдәнең әнисе Фирая белән Гөлсинә Муратовна. Гөлсинә Муратовна аларның мәктәбенә эшкә җибәрелгәч, фатирга Фираяның әнисе Нәгыймәттәйгә урнашуы сәбәпле, аларга мәктәптән тыш та очрашырга туры килде. Башкала кызы - яшь укытучы Гөлсинә белән, яшь аермасы бик күп булуга карамастан, дус-әхирәткә әйләнделәр дә киттеләр. Фирая апаның- башлангычта, Гөлсинә Муратовнаның - югары классларда тарих дәресләре алып баруы да, аларның дуслыкларына комаучаламады.
    Гөлсинә Муратовнаны яратмаган укучы булмады. Беренчедән, ул үтә дә чибәр иде. Аңа авыл егетләре генә түгел, югары класста укыган егетләрнең дә 90 проценты гашыйк иде. Икенчедән, үзе укыткан тарих фәненә бөтен укучыларны гашыйк иттерде дә куйды ул. Ә дәрестән соң укучылар белән үткәргән кичәләрне сөйләп китсәң…
    Телефоны шылтырамаса, Рәйдә әле һаман да хатирәләргә бирелеп утырыр иде.
    -Кызым, бая синең белән сөйләшкәч, Фиданның әнисе Сабира апаң да килеп китте. Кайтырга тырыш инде, телефоннан сөйләмим, хәлләре шәптән түгел. Бала хакы бар.
    Нинди бала хакы турында әнисенең сөйләвен Рәйдә ачыклап тормады, бары: "Әни, аңладым. Язган булса, кайтырмын"- дип кенә җавап бирде.

    (дәвамы бар)

    tatar-today.ru фотосы

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: